Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен зур тырышлык куеп гуманитар ярдәм әзерли. Моңа кадәр алар дини китаплар һәм намазлыклар җибәргән иде инде. Шул ук вакытта мәдрәсә мөгаллиме, отставкадагы подполковник Тимур хәзрәт Ибраһимов алгы сызыктагы сугышчылар янында да булып кайтты. Хәзер исә шәкертләр мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә махсус хәрби операция солдатлары өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясады. Әлеге идея юктан гына килеп чыкмады: шәм ясау өчен балавыз мәдрәсә умарталыгында бар. Эшкә керешер алдыннан мәдрәсә мөгаллимнәре Тимур хәзрәт Ибраһимов һәм Хәлил хәзрәт Мәгъсүмов эш тәртибен аңлатып узды һәм киңәшләрен бирде.
Шәкертләр бергәләп 126 банка окоп шәме ясады. Алар кулга-кул тотышып эшләде: берсе катыргы кисеп торды, икенчесе аны банкага урнаштырды, ә өченчесе балавыз агызды. Бу гади, әмма нәтиҗәле яктылык һәм җылылык чыганагы, мәдрәсә мөгаллимнәре билгеләп үткәнчә, сугыш хәрәкәтләре зонасындагы сугышчылар өчен алыштыргысыз булачак, ул аларга ризык җылытырга гына түгел, ә кыр шартларында җылынырга да ярдәм итәчәк. Окоп шәмнәре, гадәттәгеләреннән аермалы буларак, 5-6 сәгатькә кадәр яна ала, аларны хәтта җил дә сүндерми.
Окоп шәмнәреннән торган гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына тапшырылды.
Чыганак: dumrt.ru