Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Ислам мәдәният үзәгендә – Мәүлид бәйрәме» дигән язмасы чыкты.
«Засвияжье районының Московское шоссе урамында эшләп килүче Ислам мәдәният үзәгендә хәзер инде традициягә кергән Мәүлид бәйрәме узды.
Күркәм мәҗлестә мәхәллә мөселманнары, Ислам үзәгенә ярдәм итеп торучы эшмәкәрләр һәм шәһәребезнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Ахметов Коръәни-Кәримнән сүрә укып дога кылдырганнан соң, 1500 ел элек якты дөньяга килгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең тормыш юлы, Ислам динен җәелдерү ниятендә зур тырышлыклар куюы турында вәгазь сөйләде. Аннары мәҗлестә катнашучылар Аллаһыны олуглап тәкбир әйттеләр һәм мәхәлләнең азанчысы Наилхан Мунзафаровның Аллаһының Рәсүленә, Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мөнәҗәтен тыңладылар.
Бәйрәмнең шәрәфле кунагы – Засвияжье район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ринат Садыйков халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү максатында зур эшләр башкарган өчен мәхәллә җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Район администрациясе мәхәлләне борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер, диде ул.
Ринат Рөстәм улы Коръәни-Кәримнең «Ихлас» сүрәсен яттан укып һәркемдә соклану тудырды. Ә Ульяновск шәһәренең Мактаулы гражданины Рамил Абитов элек заманнарда Мәүлид ашларын һәр йортта үткәрүләре турында искә төшереп сөйләде. Хәзер инде әлеге мәҗлесләрне мәчетләрдә, ашханәләрдә уздыру традициягә кереп бара, диде ул.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Ислам үзәгенең эшчәнлеген киңәйтә баруына, яшьләр һәм балалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирүенә соклануын белдерде. «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов 1500 ел элек дөньяга килеп, үзеннән соң гаҗәеп бай рухи мирас – сөннәтен калдырган Аллаһы Рәсүленең һәрбер мөселманның күңел түрендә, калебендә булуы турында сөйләде. Җир йөзендә аның бер генә һәйкәле дә, бер генә фотосурәте дә юк, шуңа да карамастан, аны бер миллиардтан артык мөселман олылый, хөрмәт итә, Кыямәт көнендә аның шәфәгатенә ирешергә өметләнә, диде ул.
Мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов мәҗлесне оештыруда ярдәм күрсәткән татар эшмәкәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады. Ул мөселман кардәшләребезне Ислам мәдәният үзәге каршында оештырылган дини курсларга һәм татар теле дәресләренә йөрергә чакырды. Дин дәресләрен тәҗрибәле мөгаллимәләр Әлфия абыстай белән Зөлфия абыстай алып барачак, ә Рузия ханым Хәлимова мәктәп яшәндәге балаларга туган телебезне өйрәтәчәк, диде Шәфикъ Хасиятулла улы.
Коръәни-Кәримнән сүрә һәм аятьләр укып, салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйткәннән соң, мөселман кардәшләребез Мәүлид ашлары белән сыйландылар.
«Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган көне хөрмәтенә быел да бергә һәм бердәм булып бер табын артына җыелдык. Ул безне бергә җыя, очраштыра, күрештерә. Алдагы гомеребездә дә аның юлыннан барырга, сөннәтләрен үтәп яшәргә насыйп итсен», – диде мәхәлләнең имамы Хасиятулла хәзрәт».