tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам мәдәният үзәгеннән – СВО зонасына
Ислам мәдәният үзәгеннән – СВО зонасына

Ислам мәдәният үзәгеннән – СВО зонасына

Тиздән мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Засвияжье районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистлары СВО зонасында хезмәт итүче якташларыбызга күчтәнәчләр әзерләп озаттылар.

Гүзәл затларыбызның илебез сагында торучы ир-егетләребезне күчтәнәчләре белән шатландыруы күркәм традициягә әверелде. Корбан гаете якынлашкан көннәрдә алар янә Ислам мәдәният үзәгенә җыелып милли ризыгыбыз – чәкчәк пешерделәр һәм токмач кистеләр. Засвияжье районы “Ак калфак”лыларына яшьләр оешмасы кызлары һәм өлкә татар автономиясенең президиумы әгъзалары да бик теләп кушылдылар. Алар барысы да бәйрәм алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне рухландыру өчен тырыштылар һәм якташларыбызның җиңү яулап, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.

– “Ак калфак” оешмасы активисты Дамирә ханымның тормыш иптәше Шамил Салимзянов беренче көннән үк СВОда катнаша. Әлеге күчтәнәчләрне, гигиена кирәк-яракларын, дару препаратларын фронтка озату мәшәкатьләрен Дамирә ханым һәрвакыт үз өстенә ала. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ә инде сугыш кырыннан килеп ирешкән рәхмәт сүзләре кызларыбызны тагын да дәртләндереп җибәрә. Җиңү көнен якынайтуга аз гына булса да үз өлешебезне кертә алуыбызга шатланабыз,- ди Засвияжье районы “Ак калфак” оешмасы рәисе Рузия Хәлимова.

“Ак калфак”лылар Шамил Салимзянов һәм аның сугышчан иптәшләре белән даими элемтәдә торалар. Шамил сугыш кырыннан юллаган видеоязмаларны кызлар бергә җыелып, күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңлыйлар.

“Кадерле гүзәл ханымнар! Сездән күчтәнәчләр килеп җиткән көн – бездә зур бәйрәм. Сый-нигъмәтләрегезне бергәләп авыз иттек. Әле бүген токмач салып аш пешердек. Полкташларым татар хатын-кызларының уңганлыгына, ихласлыгына сокландылар. Ашыбыз бик тәмле булды. Үзебезне өйгә – якыннарыбыз янына кайткан сыман хис иттек. Рәхмәт сезгә!”- диелгән видеомөрәҗәгатьтә.

“Ак калфак” оешмасы активистлары изге эшләрен киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлиләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*