ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам нуры”нда – ифтар мәҗлесе
“Ислам нуры”нда – ифтар мәҗлесе

“Ислам нуры”нда – ифтар мәҗлесе

Изге Рамазан аеның беренче көнендә Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Мәчетнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов һәм аның кияве Дамир Галяутдинов тарафыннан әзерләнгән мул табын артында йөздән артык мөселман кардәшебез күмәкләшеп авыз ачты.

Туксанынчы еллар башында сафка бастырылган “Ислам нуры” мәчетендә хәзерге вакытта капиталь ремонт бара. Яңарту эшләренең шактый өлеше башкарылган инде – мәчет бинасына тагын бер этаж өстәп куйганнар, чишенү бүлмәсен киңәйткәннәр. Мәчетебезне тышлыйсы һәм яңа манара урнаштырасы бар әле, халыкка һәм бизнесменнарыбызга рәхмәт, барысы да булышалар, ди Наил хәзрәт. Ремонтка керешсәләр дә, мәчет үзенең эшчәнлеген бер генә көнгә дә туктатмаган. Мөселман кардәшләребез биш вакыт намазга, дин дәресләренә йөриләр. Изге Рамазан аенда мәчет белән күршедә генә урнашкан мәдрәсә бинасында көн саен ифтар ашлары узачак икән. Ульяновск районының “Абушаев” ширкате генераль директоры Рәфис Сәетгали улы Айнетдинов ике тонна бәрәңге китереп бирде, Аллаһы Тәгалә аңа әҗер-саваплар, киләчәктә дә хәләл маллар насыйп итсен, ди Наил хәзрәт.

Рамазан аеның беренче көнендә Ишеевка мәчетенә ахшам намазына йөздән артык мөселман кардәшебез килгән иде. Ир-атларның шактый өлеше үзләренең бала-оныклары белән намаз укучылар сафына бастылар. Дәвамнарына кече яшьтән үк мәчет юлын күрсәтүче, үзләренә догачылар тәрбияләүче милләттәшләребезгә сокланмый мөмкин түгел.

Мәчетнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов бәрәкәтле һәм олуг Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тоту, ифтарлар үткәрү, мохтаҗларны шатландырып сәдакалар бирү, Коръәни-Кәрим китабын тулысынча укып чыгу, ягъни хәтем кылу кирәклеге хакында бай эчтәлекле вәгазь сөйләде.

“Фани дөньяда адәм баласы барлык эш-гамәлләрен дә фәкать үзе өчен генә кыла. Ә менә елына бер генә тапкыр килүче Рамазан аенда уразаны бары тик Аллаһы Раббыбыз хакына тотабыз. Һәм ураза тоткан өчен әҗер-савапларны Кыямәт көнендә бары тик Ул гына бирәчәк. Шуңа күрә шайтаннар богауланган изге айда нәфесебезне йөгәнләп, тәрбияләп, мөмкин кадәр күбрәк әҗер-саваплар алып калырга тырышыйк – ураза тотыйк, ифтарлар уздырыйк, бердәм булып мәчетләргә тәравих намазларына йөрик, мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк”,- диде Наил хәзрәт, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп.

Наил хәзрәт мәчетне ремонтларга һәм ифтар ашлары уздырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Мәхәлләбезнең терәге һәм таянычы булган Фәиз Абдулбарый улы Аббазов бу юлы да корбан чалып китерде, аңа Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп әйләсен, диде хәзрәт.

Хөрмә җимешләре һәм шифалы чишмә суы белән авыз ачканнан соң, мөселман кардәшләребез ахшам намазын укыдылар. Аннары аларны мәдрәсә бинасында татар халык ашларыннан әзерләнгән ифтар табыны көтә иде. Күркәм мәҗлестә Ульяновск район администрациясе башлыгы Валентин Наумов катнашты. Ул мәхәллә халкын Рамазан ае башлануы уңаеннан тәбрикләп, Аллаһының ризалыгына ирешү нияте белән тоткан уразаларның кабуллардан булуын теләде. Район җитәкчесе, сугыш хәрәкәтләре ветераны буларак, СВО – махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен мөселманнарга рәхмәт белдерде. Без – Россия халкы, бердәм һәм бергә булып, традицион рухи кыйммәтләрне кадерләп саклап яшибез, шуңа күрә безне бернинди дошман да җиңә алмас, ә фронтта җиңү, һәрвакыттагыча, безнеке булачак, диде Валентин Олегович.

Ифтар мәҗлесен тәмамлап дога кылганнан соң, дин кардәшләребез мәчеткә тәравих намазына юнәлделәр. Быел тәравих намазын мәчетебезгә махсус килгән Коръән-хафизлар укытачак, бу үзе бер олы сөенеч бит, дип Наил хәзрәт шатлыгы белән уртаклашты.

И.ХАСИБОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*