Ленин Комсомолы проспектында урнашкан Ислам мәдәни-агарту үзәгендә тормыш гел кайнап тора. Мәхәллә җитәкчелеге көн саен диярлек шәрәфле кунаклар кабул итә. Шушы арада гына Ульяновск өлкәсе военкомы Ринат Аминов, “Защитники Отечества” Бөтенроссия фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Олег Шигирданов, өлкәнең ЖКХ һәм төзелеш министры Руслан Хайрудинов һәм “Авиастар” директорының административ мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Исаков Ислам үзәгендә булып китте. Алар территорияне төзекләндерүне һәм инфраструктураны яңартуны, балалар белән яшьләргә патриотик тәрбия бирүне күздә тоткан проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәкләр.
Ә татар малтабарлары белән очрашуны мәхәллә рәисе Рафаэль хаҗи Назмутдинов Ислам мәдәни-агарту үзәге буенча мавыктыргыч экскурсия белән башлап җибәрде. Иманлы, милләт җанлы бизнесменнар ярдәмендә әлеге үзәк үзенең эшчәнлеген киңәйтә бара. Күптән түгел генә балалар бакчасы ачып җибәргәннәр. Анда сабыйларга милли һәм дини тәрбия бирү, татар телен өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бөтендөнья татар конгрессы дәреслекләр һәм методик әсбаплар бүлеп бирде, малайлар һәм кызлар хәләл ризыклар белән тукланачак, дип сөенече белән бүлеште Рафаэль хаҗи. Үзәкнең йөздән артык урынга исәпләнгән конференц-залы да замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Шушы залда “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышын һәм татар фермерларының төбәкара форумын үткәрергә өлгердек инде, ди мәхәллә рәисе. Ә аның янәшәсендәге икенче зур залда балалар һәм үсмерләр спортның милли төрләре һәм татарча көрәш серләрен үзләштерәләр. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүче малайлар һәм кызлар хәзер дәресләрдән соң урамга яки компьютер артына түгел, ә безгә, тренировкага ашыгалар, ди остазлары Мөхәррәм Садыйков. Тирәнтен уйлап, башларын эшләтергә омтылучы балалар спорт залы белән күршедә генә урнашкан шахмат клубына йөриләр. Яңа гына туган сабыйларына исем куштырырга һәм өйләнешүче парларга никах укытырга теләүче милләттәшләребез өчен мәхәллә бинасында махсус бүлмә булдырылган. Мәхәллә имамнары әлеге йолаларны шәригать кануннарына тәңгәл китереп, җиренә җиткереп башкаралар, ди Рафаэль Әмин улы. Ислам үзәге хәйриячелек эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Авыр тормыш ситуациясенә эләгүчеләргә, янгын яки башка төрле бәла-казалар аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатында аерым бер бүлмәгә халыктан кием-салым җыеп куйганнар. Мохтаҗ кешеләргә әлеге кием-салымны районның социаль яклау бүлеге заявкалары буенча бирәләр икән. Мәхәллә бинасында шулай ук медицина кабинеты, китапханә белән кунакханә эшләп килә. Яңа шәһәр мөселманнары мәхәллә мәчетендә биш вакыт намаз укыйлар. Гает бәйрәмнәрендә һәм җомга көннәрендә мәчетебездә алма төшәргә дә урын калмый, татар яшьләре күпләп килә, ди мәхәллә активисты Рамил Салюков.
Мавыктыргыч экскурсиядән соң малтабарларны Ислам үзәге ашханәсендә корбан мәҗлесе көтә иде. Ульяновскиның Тарихи мәчете имам-хатыйбы, Коръән-хафиз Марат хәзрәт Садуакасов мәҗлесне Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән ачып җибәрде. Ә Чардаклы районы мөхтәсибе, Мирный бистәсе мәчете имамы Усман хәзрәт Айбулатов корбан чалуның әҗер-саваплары турында вәгазь сөйләде һәм ил-көннәребезгә иминлек, һәркайсыбызга гыйбадәтле, бәрәкәтле тормыш теләп дога кылдырды. Аннары Ульяновск өлкәсе Губернаторының ярдәмчесе Роман Когтев Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлегенә югары бәя биреп, мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдиновка фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әлеге мөселман оешмасы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, халыкка патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә бәһасез эш башкара, шуңа күрә бу үзәккә регион башлыгы тарафыннан киләчәктә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк, диде Роман Юрьевич. Ә өлкә Губернаторының киңәшчесе Руслан Гайнетдинов мәхәлләгә һәрдаим булышучы бизнесменнарга рәхмәтләрен җиткерде. Гомер-гомердән татар байлары хәләл малларыннан өлеш чыгарып, мәчет-мәдрәсәләргә, шәкертләр укытырга, китаплар, газета-журналлар бастырырга ярдәм иткәннәр, хәзерге малтабарларыбызның шактый өлеше аларның лаеклы дәвамчылары, диде Руслан әфәнде. Ульяновскиның “Здоровое поколение” иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Кадермятов Ислам үзәге белән берлектә мөселман кыз балалары өчен җәйге сәламәтләндерү лагере оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җәйге лагерьга бик теләп йөрүче кызлар Ислам дине нигезләрен өйрәнделәр, хәләл ризыклар белән тукландылар, ак теплоходка утырып Идел буйлап сәяхәткә чыктылар, Шәһри Болгарга экскурсиягә бардылар, кыскасы, рухи-әхлакый тәрбия дә алдылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр, иң мөһиме – балалар үзләре дә, әти-әниләре дә канәгать, диде ул. Ә бөтен гомерен юллар, Идел елгасы аркылы яңа күпер төзүгә багышлаган Рамил Салюков тынгысыз йөрәкле Рафаэль Назмутдиновның власть органнары, татар бизнесменнары, “Ак калфак” оешмасы һәм мәхәллә халкы белән аңлашып, уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшләве турында сокланып сөйләде. Рафаэль хаҗи ат кебек җигелеп тартканга, эшләребез гел алга бара, зур уңышларга ирешәбез, диде Рамил кардәшебез. Ә Рафаэль Әмин улы сөенече белән бүлешергә ашыкты. Яңа шәһәрдә “1 нче мәхәллә”нең эшли башлавына быел 10 ел була. Шул уңайдан Ислам мәдәни-агарту үзәгендә бәйрәм тантанасы үткәрү күздә тотыла. Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы галимнәре, дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы узачак. Программада шулай ук бәйрәм концерты һәм спорт ярышлары каралган. Шушы күркәм бәйрәмне үткәрүгә сез дә үз өлешегезне кертерсез дип ышанабыз, диде Рафаэль Назмутдинов, малтабарларга мөрәҗәгать итеп.
Аннары кунаклар күмәкләшеп тәкбир әйттеләр һәм шифалы корбан шулпасы, татар халык ашлары белән сыйландылар. Тәмле ризыклар әзерләгән өчен мәхәлләнең уңган аш-су осталарына – “Ак калфак” кызларына рәхмәт сүзләре яңгырады.
“Ун ел эчендә мәхәлләбез танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Татар халкының тормыш-көнкүреш музее, ашханәбез калкып чыкты. Ике катлы бинаны үз карамагыбызга алып, капиталь ремонт эшләрен башлап җибәрдек. Губернатор һәм шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, эшмәкәрләребез ярдәмендә Ислам мәдәни-агарту үзәге традицион ислам кыйммәтләрен, ана телебезне, гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызны саклап калып үстерү юнәлешендә күпкырлы эш алып бара”,- ди мәхәллә рәисе Рафаэль хаҗи.
Халкыбызга хезмәт итү юлын сайлаган Ислам үзәге һәм мәхәллә активистлары бүген зур бәйрәмгә әзерләнә. Дистә ел дәвамында башкарылган игелекле эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар корырга ниятлиләр.
Исхак ХӘЛИМОВ
Чыганак: emet73.ru