tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам үзәгенең хуҗабикәсе
Ислам үзәгенең хуҗабикәсе

Ислам үзәгенең хуҗабикәсе

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә милли һәм дини тормыш һәрвакыт кайнап тора. Газиз ана телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерү максатында биредә төрле эшләр башкарыла. Җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары аеруча активлык күрсәтәләр. Алар тырышлыгы белән үткәрелгән чаралар – “Өй юу”, “Бәби туе” йола бәйрәмнәре, токмач кисү, милли аш-су әзерләү, калфак чигү буенча мастер-класслар күпләргә үрнәк булырлык.

Милләттәшләребезнең тулы канлы тормыш белән яшәүләренең төп сәбәпчесе, билгеле, үзәкнең хуҗабикәсе Алсу Назмутдинова менә утыз елдан артык инде милли эшләрнең башында тора. “Ак калфак” оешмасының актив әгъзасы Ислам мәдәни-агарту үзәгенә, Татар йорты музеена һәм “1 нче мәхәллә” мәчетенә килгән кунакларны ачык йөз белән каршы ала, аларны милли аш-суларыбыз белән сыйлый. Алсу ханым өлкәннәр белән дә, балалар белән дә уртак тел табып эшли белә.

Тынгысыз йөрәкле Алсу ханым халкыбызның югалып баручы йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңартып җибәрү ниятендә зур тырышлык куя. Ул мәдәни-агарту үзәгендә никах, балага исем кушу, килен чәе мәҗлесләрен барлык йолаларга да туры китереп үткәрә.

Алсу ханым үзенең тормыш иптәше – Заволжье татарлары лидеры Рафаэль Әмин улының уң кулы, ныклы терәге, ышанычлы киңәшчесе һәм төп таянычы. Алар менә кырык елга якын инде иңгә-иң куеп, дус-тату булып, бала-оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

2023 елның көзендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән “Ак калфак”лылар Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән таныштылар һәм чиксез соклануларын белдерделәр. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова милләт җанлы Алсу ханымның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Җитәкчеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү – тырышып, бөтен күңелне биреп башкарган эшнең нәтиҗәсе ул.

Гомерен милләтебезгә хезмәткә багышлаган Алсу ханым Назмутдинова бу көннәрдә юбилейлы гомер бәйрәмен каршылый. Аны ихлас күңелдән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*