Ә класстан кайбер балаларның аерылып калуы, Яңа ел тамашасына барысы бергә җыелып бара алмавы эчне дә пошыра кебек. Бу очракта нишләргә? Яңа елга багышланган нинди чараларга бару рөхсәт ителә? Без кайбер белгечләрнең фикерләрен сораштык.
“Яңа ел дини бәйрәм түгел”
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов:
– Без Россиядә, күп конфессияле, күп милләтле республикада яшибез. “Чыршы бәйрәменә бармыйбыз” диләр, ләкин ул бит христиан бәйрәме дигән сүз түгел. Ә балалар бергә яши, бергә үсә. Әгәр руслар кызы-улына “Корбан бәйрәменә барма, ярамый, гөнаһлы буласың” дисәләр, ничек кабул итәр идек?! Яисә балалар Пасхада чабышып йөриләр, бер-берсенә бүләк бирешә… Хөкүмәт күп конфессияле бит. Бу әйберләр балаларны бер-берсеннән читләштерә, биздерә, яратмыйлар бит аннары бер-берсен. Аннан нәфрәт туа башлый.
Балалар бакчага йөргән вакытыннан бергә. Мәктәптә дә шулай. Парта артында кыз-малай, рус-татар бергә утыра. Без барыбыз да бер ата-анадан – Адәм Галәйһиссәлам һәм Һава анабыздан. Яңа ел башлангач, “теге ярамый, бу ярамый” дия башлыйлар.
Яңа ел — чын балалар бәйрәме. Анда әкияти геройлар, Кыш Бабай, Кар кызы. Без хәзер мәхрүм итикмени инде балаларны шуннан? Чит илләрдә, мөселман илләрендә Яңа елны үткәрәләр, балалар йөри. Сахара, чүлдә чыршы куеп булмый, ләкин анда да пальмаларны бизиләр.
Яңа елны бәйрәм итмисең икән, нигә “сиңа ничә яшь” дигәч, яшеңне әйтәсең алайса? Шул яңа елдан саныйсың бит. Һиҗри елдан яшен әйткәннәрне бик сирәк күрәм. Туган көннәр барысы да Милади елында. Яңа ел бит ул узган елга нәтиҗә ясау – нинди галәмәтләр күрдең, Аллаһ ризалыгы өчен нәрсәләр эшләдең, кая бардың, күпме гөнаһлар кылдың, киләчәккә нинди хыял-максатларың бар. “Быел мин мәдрәсә ачтым, мәчет ачтым, агач утырттым һәм башкалар, тагы да шөгыльләнергә насыйп ит” дип телә. Нәтиҗә ясап, 2018 елны яп – яңа 2019 елга күч.
Балалар Таудан шусыннар, Кыш бабай дип кычкырсыннар. Бу дингә каршымыни?! Кара-каршы китерергә, сугыштырырга теләүчеләр дип кенә уйлыйм инде мин моны. Шулай күрәм.
Әйе, Исламда ярамый, пәйгамбәребез заманында булмаган, ләкин ул вакытта самолет, машина да булмаган бит. Бар — ишәккә атланып йөр, нигә машинага утырасың алайса?! Яхшы машинада йөрисең килә бит. Бу бит яңалыклар! Кәрәзле телефоннар да булмаган. Ник кулланабыз соң? Нигә кеше нәрсәнедер күрә, ә нәрсәнедер юк?
Яңа ел дини бәйрәм түгел. Аңа карап кына чыршыга, шәмнәр куеп табына башлыйлармыни? Әлбәттә, юк, акыллары бар бит инде. Аллаһы Тәгалә бит адәм баласына акыл биргән. Ашагач, эчкәч, көч керә бит, нәсел дә үрчетәбез. Югыйсә, хайван да шулай бит, ул да күкрәк сөте белән имезә. Әмма без хайван булмасын өчен Аллаһы Тәгалә безгә гакыл биргән. Шул акыл белән кулланырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.
Хәзер инде бергә үскән балаларны ничек читләштерергә, аерырга була?! Ул болай да вакыты җиткәч намазын укый, Ислам дине буенча бара.
“Уйлап бетермәгән адым”
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
– Әти-әниләрнең тыярга хаклары бар, ләкин дөрес эшләмиләр дип саныйм. Халыкта бар бит: “Беткә үч итеп, тун ягабыз”, — дигән сүз. Олырак класста укучылар, балигъ булгач, үзләре өчен үзе җавап бирә. Анда баланың үз эше дип карарга була. Мәҗбүр итеп беркем катнаштыра алмый. Әмма барыбер шушы мәктәптә укыгач, кагыйдәсенә буйсынырга тиеш кебек.
Ләкин башлангычлар, балалар бакчалары бар. Әйтик, бакчада бер группада 15 бала ди, “Кыш бабай сиңа нәрсә алып килде” дип үзара сөйләшәләр ди. Теге ундүрте “миңа моны, миңа моны алып килде” диләр. Унбишенчесе әйтә “безнең әти-әни мөселманнар, безгә Кыш бабай килми” ди. Теге ундүрт баланың реакциясен күз алдыгызга китерегез әле. Алар хор белән “ярый әле безнекеләр мөселман түгел” дип уйлый. Беренчедән, әле балалар нәүмиз булып кала. Алар бит гыйбадәт кылмый, дөньяви программага баралар. Ул бернинди дини бәйрәм түгел. Ә теге 14 баланың күңелендә шушы әйбер ислам диненә карата тискәре фикер уята.
Бәлки, әти-әни яхшы ният белән эшлидер, тик без шушы уйлап бетермәгән адымыбыз белән халыктагы традиция белән динне бутыйбыз. Бәйрәмгә җибәрмәгәч, беренчедән, баласы да кимсенеп елый. Икенчедән, класс белән “әле ярый безнең әти белән әни намаз укымый” дип уйлыйлар. Шул ягы да бар бит аның. Шушы әйберне аңлатырга тырышабыз инде.
Әлбәттә, Исламда Кыш бабай дигән образ юк. Мин кирәк, әйбәт образ дип әйтмим, ләкин акылсызлык белән балаларны бәйрәмгә барудан тыю бүтәннәрдә исламга карата тискәре караш уята. Христианнар арасында да тыючылар бар бит Яңа елны. Шуңа бу дини бәйрәм түгел, “светский” күңел ачу бәйрәме. Балалар катнашсыннар, курка торган әйбер түгел, аны тыю дөрес түгел. Ләкин әти-әнинең тыярга хакы бар, аларны гаепләргә тиеш түгелләр.
Үзе укыткан бөтен сыйныфын җыеп бәйрәмгә алып бара алмау укытучыны борчуга да сала кебек.
«Чыршы тирәли әйләнү гөнаһ санала»
Мәктәп укучысы әнисе Илсөяр:
– Нигә мөселманнар Яңа ел бәйрәмен үткәрми дигән сорауга җавап итеп, нигә христианнар Корбан бәйрәме, я Уразаны бәйрәт итми дип җавап бирергә була. Мөселманнарда Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме генә бар. Калганнары билгеләп үтелми. Без бит Аллаһы Тәгаләгә генә сыгынырга, баш ияргә тиеш. Ә монда Кыш бабай — теләкләрне үтәүче. Чыршы тирәли әйләнү дә гөнаһ санала, чөнки Кәгъбәне генә урап узарга ярый дигән сүз бар. Аның нечкәлекләре күп инде, балаларны бүтән нәрсәгә ышандыру кебек килеп чыга. Шуңа күрә балаларны мондый урыннарга алып бармау хәерлерәк, дип саныйбыз.
Балалар бакчасында да күбесе «утренникка» бармыйлар. Мин музыка дәресләренә йөртмәүчеләрне дә беләм. Ләкин, минемчә, дөньяви балалар бакчасына йөрткәч, балаларны аеру дөрес үк түгел. Кечкенәрәк булганда, йөриләр инде. Дини бәйрәмнәрне генә билгеләп үтүче мөселман бакчалары да бар.
«Чыршы бизәү өйне бизәү генә ул»
Балалар бакчасына йөрүче баланың әтисе Әмир:
– Без гаиләдә үзем дә, хәләл җефетем дә Ислам кануннары буенча яшибез. Биш вакыт намазда, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Аңа карамастан, балабызны Чыршы кую, Кыш бабайлы бәйрәмнәрдә катнаштырудан тыймыйбыз. Чыршы бизәүгә өйне бизәү, ямьләндерү итеп кенә карарга кирәк дип саныйм. Кыш бабай ул кышны китергән Суык бабай бит инде. Аның нинди зыяны бар? Әшәке сүзләр әйтми, яхшылыкка өнди. Дөрес итеп аңлата белсәң, барыбер бала барлык нигъмәтләрне Аллаһы Тәгалә генә бирә дип уйлаячак.
Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
intertat.tatar