tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исламия абыстай: Барлык эшләребезне бөек Аллаһы Тәгаләгә тапшырсак, алар хәерле булачак
Исламия абыстай: Барлык эшләребезне бөек Аллаһы Тәгаләгә тапшырсак, алар хәерле булачак

Исламия абыстай: Барлык эшләребезне бөек Аллаһы Тәгаләгә тапшырсак, алар хәерле булачак

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә III «Татар абыстайлары форумы» узды. Форумда катнашкан танылган мөгаллимә Исламия абыстай ислам динендә рухи байлыкны үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Исламия абыстай: Барлык эшләребезне бөек Аллаһы Тәгаләгә тапшырсак, алар хәерле булачак
Фото: «Татар-информ»,Солтан Исхаков

«Һәрбер хәдис китабында иң беренче булып ният турында хәдис тора – «Безнең барлык эшләребез нияткә карап бәяләнә». Мәсәлән, иртә белән тордык – Раббым, шушы көнем синең ризалыгың өчен үтсә иде, барлык эшләрем Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен булса иде, дип теләргә кирәк. Без барлык эшләребезне бөек Аллаһы Тәгаләгә тапшырсак, алар хәерле булачак, шуны онытмасак иде.

Намаз – һәр мөэминнең нуры. Шул намазларыбызны һәрвакыт әүвәлге вакытында укырга тырышсак иде. Азан тавышы ишетелдеме, без, әүвәлге вакытының савабын алу өчен, барлык эшләребезне 40 якка ташлап, тәһарәт алып, намазга ашыгырга тиешбез. Чөнки ул вакытта шайтан килеп туктата – менә монда бер эшең бар, шуны гына эшлә, дип котырта башлый. Ул безнең намаз өчен әүвәлге савапны алуыбызны теләми. Шуңа күрә без тырышып, барлык эшләребезне читкә куеп – машинада булсак, туктап, мәчеткә кереп, ничек укый алабыз – шулай намазны укырга тиешбез. Бәлешнең кайсы вакытын яратасыз, пешеп чыккан чагынмы, суынган чагынмы? Суынгач, ул инде тәмсез була. Шуңа күрә намазны дә әүвәлге вакытында укысагыз, Аллаһы Тәгалә бөтен эшләрегезне уң итә.

Без һәр намазны: «Бу – минем соңгы намазым», – дип, ихлас белән укырга тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Һәр намазыгызны ахыргы намазыгыз кебек укыгыз», – дип. Әлеге мәсьәләләр бер карасак, бик җиңел әйбер кебек, ләкин аларны һәрвакыт кабатлап, искә төшереп тору мөһим. Бу сүзләрне хәтерегездән чыгармасагыз иде», – ди ул.

III «Татар абыстайлары форумы»нда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*