6 июньдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә 250дән артык милләттәшебез катнашында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Татарлар тупланган чараны Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, “Идел-Урал” мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте Татарстан сәүдә йорты белән берлектә оештырды.

Гатауллин 1 июльдә Истанбулның Сарыйәр (сары җир) районындагы урманлыкта үткәреләчәк сабан туе бәйрәменә чакырды.
“Идел-Урал” мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы җыелган халыкка шәһәр губернаторы һәм район мэрияләренең рамазан ае белән котлауларын җиткерде. Аннары җәмгыять җитәкчеләреннән берсе Һидаят Җаек дога кылдырды.
Татарлар ифтары “Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсе” комплексында быел унберенче мәртәбә үткәрелде. Аңа кадәр милләттәшләребез бу дини мәҗлескә шәһәрнең “Аһилек вакф” үзәгендә һәм башка урыннарында җыелганнар. Ифтар электән биредә яшәүче һәм яңа килгән татарлар өчен рамазан аенда бергә дога кылып авыз ачу, күрешү һәм үзара танышу чарасы да булып тора.
Айзирәк Гәрәева-Акчура