Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан итте. Әлеге ел төрле тарихи чорларда Туган ил, газиз Ватан хакына батырларча сугышучыларга һәм хәзерге геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга олы хөрмәт күрсәтү елына әверелер дип көтелә.
Хәзер Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең дәвамнары – бала-оныклары һәм оныкчыклары карт бабаларының, бабалары һәм әбиләренең фронтта һәм тылда күрсәткән батырлык, фидакарьлек үрнәкләре, концлагерьларда һәм блокадалы Ленинградта кичергән михнәтләре турында сөйләргә ашыгалар. Бүген Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үсеп сугышның утлы юлларыннан үткән кызылармеец Фәхердин Мифтяхетдиновның тормыш юлы белән аның оныклары Гөлфия белән Ринат таныштыра.
Күп балалы гаилә
“Әминә әбием белән Фәхердин бабам Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскәннәр,- дип сөйли Гөлфия. – Искиткеч бай тарихлы авыл ул. Аның чишмә башы 1680 нче елларга барып тоташа. Авылга Зөя өязеннән чыккан йомышлы татарлар тарафыннан нигез салына. Сак хезмәтен яхшы үтәгән өчен аларга бу якларда җирләр бүлеп бирелә. Зөя өязенең Әлмәндәр авылында яшәгән бертуган дворяннар – Алка белән Кондарка Ураевлар биредә һәр өч кырда 50шәр чирек җир ала. Яңа гына барлыкка килгән авылга Ураево дигән исем бирәләр. Фәхердин бабам 1902 елда дөньяга килә, туган авылында эшләп көн күрә. Шунда ул үзенең сөйгән ярын, саф мәхәббәтен – Әминә әбиемне очрата. Гаилә корып җибәрәләр һәм бер-бер артлы 10 балалары туа”.
Ишле гаиләне туендыру, күбрәк акча эшләү нияте белән алар Мулловка бистәсенә күченеп китә һәм сукно фабрикасына эшкә урнаша. Көтмәгәндә-уйламаганда, Бөек Ватан сугышы башлана, фашист илбасарлары туган җиребезгә бәреп керәләр.
“39 яшьлек Фәхердин бабама беренчеләрдән булып военкоматтан повестка китереп бирәләр,- ди Гөлфия. – 1941 елның 15 августында ул фронтка китә. Әминә әбием берсеннән-берсе кечкенә балалары белән Мулловкада, өендә утырып кала”.
Сугыш
Иске Кызылсу лачыны 1941 елның 22 июнендә Көньяк-Көнбатыш фронтының 12 нче армиясе составында булдырылган 526 нче артиллерия полкына укчы итеп билгеләнә. Кавказ арты, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ фронтларында фашистларга каршы чын батырларча сугыша, Ростов оборона һәм һөҗүм операцияләрендә катнаша, Таганрог тирәсендәге һәм Ростов юнәлешендәге һөҗүм һәм оборона сугышларына үз өлешен кертә. 1942 елның августыннан 1943 елның июленә кадәр Кавказ арты фронтында хезмәт итеп, Кавказ өчен каты сугышларда катнаша. 1943 елның январенда совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр. Фәхердин Мифтяхетдинов 1943 елның 9 сентябреннән 9 октябренә кадәр Новороссийск-Тамань һөҗүм операциясендә, Керчь-Эльтигенск десант операциясендә катнаша, аннары аларның артиллерия полкын башка фронтка күчерәләр. 1944 елда полк Белоруссия җирендә илбасарларга каршы сугыша, “Багратион” стратегик операциясендә катнаша.
1944 елның 21 октябренә каршы төндә 126 нчы гвардияле Кызыл Байраклы артиллерия полкы дивизия составында СССР белән Польша чиген үтә һәм әлеге илне фашист илбасарларыннан азат итүдә, аннары Көнбатыш-Пруссия һөҗүм операциясендә катнаша.
“Нәкъ шунда октябрьнең ахырында Фәхердин бабабыз яралана,- дип сөйли оныклары. – Терсәк нервысына, күкрәгенә зур зыян килә. Ул Великие Луки, Осташково һәм Молотов (хәзер Пермь) хәрби госпитальләрендә озак вакыт дәвалана”.
Ирен көтеп алган
Әминә әбиләренә балаларын тәрбияләп үстерү өчен күп тырышлык һәм көч куярга, сынаулар аша узарга туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен ил халкы кебек үк Мулловка бистәсендә яшәүчеләр дә Бөек Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен кертә. Ачлыктан интегәләр. Әминә балаларын үлемнән саклап калу өчен хәленнән килгәннең барысын да эшли. Бераз булса да тамаклары ялгансын дип соңгы кисәк икмәген ул-кызларына каптыра. “Менә тиздән әтиегез Җиңү белән кайтыр да, барысы да җайга салыныр. Түзегез, сабыр итегез инде, балакайларым”,- дип ул нарасыйларын тынычландыра.
“Бабабыз фронттан кайткач, әлбәттә инде, безнең гаиләнең тормыш-көнкүреше яхшы якка үзгәрә,- дип сөйли Гөлфия. – Фәхертдин бабай үз куллары белән (яраланудан соң бер кулы бөтенләй диярлек эшләми) ишле гаиләсе өчен яңа йорт сала. Сугыштан соң аларның тагын өч балалары якты дөньяга килә бит әле. Минем әнием 1945 елда туган. Кызганычка, сугыш яралары бабабызны бик иртә фани дөньядан бакыйлыкка алып китә – ул 1960 нчы еллар башында үлә. Әби-бабам яшәгән йорт әле дә күз алдымда. Безне – оныкларын, җәйге каникуллар вакытында авылга, Әминә әбием янына кайтаралар иде. Ул чакта, бала вакытта бабам үз куллары белән салган йорт гаҗәеп дәрәҗәдә зур һәм матур булып күренә иде. Ә күптән түгел генә яныннан үтеп киттем һәм гаҗәпләндем – ул кечкенә генә икән бит, әмма һаман да басып тора. Әминә әбием сугыш елларында күргән нужа, михнәт-газаплар турында сөйләргә, зарланырга яратмый иде. Ун баланың тамагын туйдыруы, ачлыкка интегүләре, яраланып кайткан ирен аякка бастыруы хакында беркайчан да сөйләмәде. Ләкин без әбиебезнең күпне күрүен, күпне кичерүен сүзсез дә аңлый идек. Сөйкемле, ягымлы әбиебез безне – оныкларын кочагына алып иркәли, тәмле ризыклар белән сыйлый иде. Аның юк кына нәрсәдән дә телеңне йотарлык тәмле аш пешерүенә һәрвакытта да соклана идем. Ә инде йорттагы каз бәбкәләрен, үрдәкләр яки тавыкларны куып таратсаң, бераз орышып алырга да күп сорап тормады. Балакаем, болай эшләргә ярамый, алар да җан ияләре бит, дип акыллы киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтен бирә иде.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануына быел 80 ел була. Сигез дистә ел узса да, совет солдатларының батырлык үрнәкләре, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге һәм кешеләрнең фашистларны Җиңүгә ныклы ышанычы халык хәтерендә саклана, алар беркайчан да онытылмас. Без дә Фәхердин бабабыз белән Әминә әбиебез турында якты истәлекләрне күңел түрләребездә кадерләп саклыйбыз һәм бервакытта да онытмабыз. Аларны истә тотабыз һәм яратабыз!”
Ирина ХАРИТОНОВА
Чыганак: emet73.ru