Литва башкаласы Вильнюста бу җирлекта 1925-1944 нче елларда мөфти булып торган Якуб Шехкевичка истәлек тактасы куелды.
Билге мөфтият урнашкан бина диварына беркетелде. Соңныннан Якуб мөфтига багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чараларда Польша һәм Литва мөфтиләре, татар геральдикасы буенча билгеле галим Мәскәүдән С.Думин, Польшадан килгән шушы җирлекта яшәүче татарларны өйрәнүче галим Сәлим Хәсбиевич катнашты.
Ренат Вәлиуллин