Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң якты истәлекләргә бай вакыты. Шуңа классташлар һәм укытучылар белән очрашу һәрвакытта көтеп алынган вакыйга.
Быелгы җәйнең матур көннәренең берсендә Түбән Новгород өлкәсенең Суыксу мәктәбен моннан 40 ел элек тәмамлаган укучылар очрашу оештырдылар, вакытсыз бакыйлыкка күчкән дүрт классташлары рухына нәфел корбан чалып, мәчеттә мәҗлес үткәрделәр. Аңа вафат булган классташларының туганнарын, мине – башлангыч классларда белем биргән укытучыны, 5-7 һәм 8-9 класс җитәкчеләре Гөлсем Котдусова белән Илсөяр Зарипованы, яраткан физкультура укытучылары Нәим Азымовны чакырганнар иде.
Мулла Зиннәтулла хәзрәт Кәбиров һәм мәзин Сәяр Хәсәнов барыбызның да мәрхүмнәре рухына Коръән укып, дога кылдылар. Без дә хөрмәтләп кунак иткәннәре, кыйммәтле бү-ләкләр тапшырганнары өчен рәхмәт укып, Аллаһы Тәгаләдән үзләренә, гаиләләренә саулык һәм бәхет, малларына бәрәкәт сорап теләкләр теләдек.
Берничә сәгать буе сөйләшеп, мәктәп елларын искә төшереп, элекке укучыларыбызның тормышлары белән кызыксынып, вакыт үткәнне дә сизми калдык.
Мәҗлес барышын Рушан Ахсянов фотога һәм видеога төшереп барды. Кичәне Илдус Зарипов үзе язган бик матур шигырь белән тәмамлады. Бу шигырьдә ул Суыксуның матур табигате, чишмә сулары, кырлары, саф һавасы күңеленә юаныч бирүен, Мәскәүдә яшәсә дә, сагынып еш кына авылга кайтуларын, классташлары белән очрашу көтүен чагылдырган. Юмор формасында кайбер укытучыларның холыкларын күрсәтүе көлдереп кәефне күтәрде.
Яраткан “Туган як” газетабыз аша шушы мәҗлесне оештыруны кайгыртып, көчен-вакытын кызганмаган Надир Сәбитовка олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Мин дә Надирга Мәскәүдә яшәп тә телефон номерымны табып, кунакка чакыруына, җәй башыннан ук минем белән элемтәдә торуына, ә Нәим Айсинга мине килеп алып, мәҗлескә китерүенә чиксез рәхмәтләремне ирештерәм.
Укучылар укытучыларын узарга тиеш, дип юкка гына әйт-мәгәннәр. Укучыларыбызның барысы да бу тормышта үз юлларын тапкан, сау-исән булсыннар, гаиләләре белән бәхетле тормышларда яшәсеннәр.
Фәүзия ДӘҮЛӘТБАЕВА.
Кочко-Пожар.