tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV БӨТЕНРОССИЯ «КАЗ ӨМӘСЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ
IV БӨТЕНРОССИЯ  «КАЗ ӨМӘСЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ  НИГЕЗЛӘМӘСЕ

IV БӨТЕНРОССИЯ «КАЗ ӨМӘСЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

  1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

 Әлеге нигезләмә Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең (алга таба – Фестиваль) максатларын һәм бурычларын, оештыру тәртибен һәм шартларын билгели.

  • Фестиваль 3 өлештән тора:
  1. Милли рух һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, үстерү (Россия Федерациясенең регионнарында һәм Татарстан Республикасының районнарында, октябрь);
  2. Фестивальнең йомгаклау өлеше (ТР Мөслим районы, Мөслим җирлеге, ноябрь);
  3. Социаль-экономик үсешне тәэмин итүдә ярминкә-фестивальләр (ТР Казан шәһәре, декабрь).

 

  1. ФЕСТИВАЛЬНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:
  • Милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү;
  • Календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кире кайтару;
  • Шәхси хуҗалыкларда, йолаларга таянып, традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү;
  • Милли кухняны пропагандалау йөзеннән мастер-класслар оештыру;
  • Милләтебезне берләштерү йөзеннән халкыбызда сакланган «өмәләр традициясен» саклау һәм җәелдерү;
  • Технологияләр нигезендә каз-үрдәк продукциясен эшкәртү һәм яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү;
  • Кош-корт продукциясен популярлаштыру максатыннан ярминкәләр уздыру.

 

  1. ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ

 Фестивальне оештыручылар:

  • «Бөтендөнья татар конгрессы фонды» республика иҗтимагый хәйрия фонды;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
  • Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы;
  • Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе;
  • «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы;
  • «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы;
  • Татар халык ашлары координацион Советы;
  • «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды;
  • Этно-, агро-, экотуризм өлкәсендә эш алып баручы тур операторлар («Идел-Урал» – Оренбург өлкәсе, «Хәзинә» – Башкортостан Республикасы);
  • Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте.
  • Оештыру комитеты Фестивальнең Жюри составын раслый.

 

  1. ФЕСТИВАЛЬНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

 

  • Фестивальдә катнашу бушлай.
  • Фестиваль 7 номинациядә үткәрелә:
  1. Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр (видео форматта җибәрү сорала);
  2. Каздан пешерелгән татар халык ашлары (видео форматта ничек пешерелүен һәм төгәл рецептларын җибәрү сорала);
  3. Каз мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү (фотосурәтләр һәм видео форматта җибәрү сорала);
  4. Каз каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре (фотосурәтләр һәм видео форматта җибәрү сорала);
  5. Каз продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары (дизайнерлар бәйгесе) һәм «Үз-үземә режиссер» видеоформат конкурсы;
  6. Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз продукциясе конкурсы;
  7. Күпләп каз асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе.

 

  • Фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр тиешле үрнәктәге анкетаны (Кушымта №2), фото- һәм видеоматериалларны (5 минуттан да артмаган) һ.б. 2024 елның 15 ноябреннән да соңга калмыйча [email protected] электрон адресына җибәрергә тиеш.
  • Жюри әгъзаларының карары Беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.

 

  1. НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ

 

  • Жюри карары нигезендә Фестиваль җиңүчеләренә Гран-при, I, II, III урыннар билгеләнә.
  • Гран-при, I, II, III урын яулаган Фестиваль җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.

  

Кушымта №2

Заявка: 

Исеме, фамилиясе, әтисенең исеме Туган көне, ае, елы Яшәү урыны Катнашу номинациясе Элемтә өчен телефон номеры, электрон адресы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*