tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде
IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде

IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде

Бүген, 30 ноябрь көнне, Мөслим муниципаль районында IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең йомгаклау кичәсе узды. Әлеге фестиваль милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, милләтебезне берләштерү йөзеннән халкыбызда сакланган «өмәләр традициясен» саклау һәм җәелдерү максатыннан оештырылды.

Бәйгенең чикләре елдан-ел киңәя, катнашучыларның саны да, осталыгы да үсә бара. Узган ел 8 төбәктән эшләр кабул ителсә, быел 18 өлкә осталары әлеге чарада катнашты. Новосибирск, Омск, Төмән, Курган, Пермь, Самара, Пенза, Ростов, Свердловск, Кемерово, Ханты-Манси, Удмуртия, Оренбург, Башкортстан, Татарстан, Ульян һәм Киров җирлекләреннән эшләр кабул ителде.

IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы сәламләде һәм уңышлар теләде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы бәйгегә килгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште һәм милли традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук җиңүчеләрне бүләкләде һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале-бәйгесенең гран-при иясе — Рәхилә һәм Фәрит Зәйнуллиннар гаиләсенә бүләкне Идрисова Кадрия Раес кызы һәм Шәрипов Ирек Илдус улы тапшырды.

 

IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале-бәйгесенең җиңүчеләре:

ГРАН-ПРИ ИЯСЕ – Рәхилә һәм Фәрит Зәйнуллиннар гаиләсе (ТР, БАЛТАЧ РАЙОНЫ, КАРИЛЕ АВЫЛЫ)

Номинация 1: “Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр”:

1 урын – Имам-хатыйб Мөхәммәт Галләм, (БР);

2 урын – Фәйрузова Мәүлидә Илгиз кызы (Удмуртия Республикасы, Сарапул шәһәре);

2   урын – Әһлиуллина Минзәлия Габдрафик кызы (ТР, Кукмара районы,  Байлангар авылы);

3  урын – Татар халык фольклор коллективы “Ак каен” (Курган өлкәсе, Сафакүл округы, Карасу авылы);

3   урын – Байгузина Гыйльминур Вәлиәхмәт кызы (Омск өлкәсе, Большеречье районы);

3  урын  – Сабитова Венера Рәвис кызы (ТР, Актаныш районы, Киров авылы).

 

Номинация 2: “Каздан пешерелгән татар халык ашлары”

1 урын – Түбән Кама конгрессы каршындагы “Ак калфак” оешмасы  (җит. Галиуллина Гөлсинә Ибраһим кызы) (РТ, Түбән Кама районы);

2  урын – Шәйдуллина Назлыгөл Рамил кызы (ТР, Актаныш районы, Ахун авылы);

3  урын – Гарипова Гүзәлия Нух кызы (ТР, Сарман районы, Җәлил бистәсе);

3  урын – Мостафина Тәслимә Фәүзи кызы (Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Мәчәләй авылы).

 

Номинация 3: “Каз мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү”

1 урын – Дәминова Рәзинә Фәнис кызы (ТР, Саба районы, Тимершык авылы);

2 урын – Гобәева Эльвира Кашап кызы, Акжичетова Флария Камалиттин кызы (Свердловск өлкәсе);

2  урын – Хәмзина Рәшидә Камил кызы (Новосибирск өлкәсе, Бердск шәһәре);

3  урын – Кәлимуллина Илсөяр Хәмзә кызы (ТР, Сарман районы, Ләшәү-Тамак авылы);

3    урын  – Юмангулова Зөлфия Әделша кызы (Ульян өлкәсе, Иске Кулатка авылы).

 

Номинация 4: “Каз каурые һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре”

1 урын – Гатауллина Гөлназ Госман кызы (ТР, Балтач районы, Бөрбаш авылы);

2 урын – Мөхәмәдиева Йолдыз Саяф кызы (ТР, Мамадыш районы, Мамадыш шәһәре).

 

Номинация 5: “Үз-үземә режиссер” видеоформат бәйгесе” һәм “Каз продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү”

1 урын – Гыйзамова Хәмдия Гафур кызы, (Татарстан Республикасы, Минзәлә районы);

2 урын – Юнысова Гөлнара Нәгыйм кызы (Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Зур чынлы авылы);

2 урын – Хөсәинова Рәфизә Миңнулла кызы (ТР Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы);

3 урын – Идрисова Эльмира Ягъфәр кызы (Әлмәт районы, Әлмәт шәһәре).

 

Номинация 6: “Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз продукциясе бәйгесе”

1 урын – Хәлимова Гүзәл Мирзамөхәммәт кызы (ТР, Мөслим районы, Тойгелде авылы);

2  урын – Сибгатуллина Саҗидә Гисмәт кызы ( ТР, Мөслим районы, Баланлы авылы);

3   урын – Җиһаншина Хөрия Сәфәр кызы (ТР, Буа районы);

3   урын – Хәннәнова Тәнзилә Бари кызы (БР, Ярмәкәй районы, Ярмәкәй авылы).

 

Номинация 7: “Күпләп каз асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе

1 урын – Фәрхетдиновлар гаиләсе (ТР, Мөслим районы, Мөслим авылы);

2 урын –  Фатыйхова Гүзәлия Галимҗан кызы (Казан шәһәре);

3 урын – Ногманова Гөлназ Шамил кызы (ТР, Азнакай районы, Таллы-Бүләк авылы);

3 урын – Вәлиева Нурия Яүдәт кызы (Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Гали авылы).

МАХСУС БҮЛӘКЛӘР

ИҢ ӨЛКӘН КАТНАШУЧЫ – Йосыпова Фәндилә (Актаныш районы, Иске Сәфәр авылы),;

Әхәтова Дилбәр (сүзләре) (Актаныш районы, Югары Яхшый авылы), Зөлфия Җиһан (көе һәм башкаруы) (Тукай районы) – “Алмаз җыры”;

Афзалова Ләйлә Азат кызы (ТР, Арча районы, Ашабаш авылы);

Гыймаева Илмира Рәшит кызы (ТР, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе);

Әхмәтханов Рөстәм Котдус улы (Минзәлә районы Наратлы – Кичү авылы);

Таҗетдинова Розалия Миңнеәхмәт кызы (Оренбургская область Саракташский район, с.Кульчумово);

“Ак калфак” оешмасы рәссамнары (җит. Иванова-Латыйпова Роза Гаптраким кызы).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*