Лениногорск районы Ивановка авылы китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгы уңаеннан “Ватанны саклаучылар” дигән истәлек фотоальбомын тәкъдим итү чарасы узды.
Әлеге китап-фотоальбомның авторы – Ивановка авылы ветераннар советы рәисе Александра Гарипова. Бу – аның 3нче фотоальбомы. “Ватанны саклаучылар” китабы безнең якташларга – Әфган һәм Чечня сугышларында катнашканнарга һәм Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәннәргә багышлана.
Чара барышында фотоальбом экземплярлары Әфганстан хәрби хәрәкәтләр ветераны, “Хәрби туганлык” башкарма комитеты әгъзасы Вил Галиевка, Ивановка мәктәбенең туган як музее җитәкчесе Фәрит Шәмсетдиновка, авыл мәдәният йортының Хәрби дан музее җитәкчесе Анна Хлыновага бүләк ителде.
Чарада мәктәп укучылары, авыл башлыгы Алина Бодряева, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Чыганак: zamansulyshy.ru