28 майда Феодосиянең борынгы әйберләр музеенда Татарстан Республикасы рәссамнары эшләреннән күргәзмә ачыла.
Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында мәдәни багланышларны ныгыту максатларында уздырыла торган «Кырым – минем йөрәгемдә» проекты кысаларында 28 майда « Кырым Республикасының Феодосия борынгы әйберләр музее»нда әлеге музейның 205 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
Анда Татарстан Республикасы рәссамнарының Борынгы Болгар шәһәренә арт-экспедицияләреннән соң язылган әсәрләре куелачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте