Бүген, 22нче апрель көнне, борынгы Болгар шәһәрендә,Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары — Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендә Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында узачак традицион “Изге Болгар җыены” буенча күчмә оештыру комитеты җыелышы узды.