tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы узды
«Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы узды

«Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы узды

Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чараларын ачу тантанасы булды. Ачылу Истәлек билгесе һәм Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда узды.

Биредә Татарстан Рсепубликасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

– Укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим. Әлеге бәйрәмгә килгәнегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Дин 1102 ел элек безнең ата-бабаларыбыз белән Хөкүмәт дәрәҗендә кабул ителгән. Ул безнең белән бергә яши. Без киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтеп, үзебезнең динебезне, илебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тиеш. Бу эштә, хөрмәтле хәзрәтләр, сезгә зур рәхмәт! – диде ул.

«Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*