tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Болгар җыены милли көрәшенең баш батыры: Көрәшү минем өчен — үзе бер шатлык
Изге Болгар җыены милли көрәшенең баш батыры: Көрәшү минем өчен — үзе бер шатлык

Изге Болгар җыены милли көрәшенең баш батыры: Көрәшү минем өчен — үзе бер шатлык

Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында барлыгы 17 илдән спортчылар көч сынашты. Нәтиҗәдә абсолют баш батыр булып Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды.

«Әлеге милли көрәш ярышына чакыруларына бик шатмын. Көрәшү минем өчен — үзе бер шатлык. Көндәшне күптән белә идем, шуңа күрә нык авыр булмады», — дип сөйләде ул журналистларга.

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, әлеге ярыш —сабантуйдагы көрәшкә яхшы гына әзерлек.

«Гомумән, көрәш белән инде 6 яшьтән үк шөгыльләнәм. Төрле чаклар булды. Бүген исә җиңүгә әллә ни өметләнмәдем. Көндәш тә көчле иде. Тик шулай да көрәш келәменә чыкканда җиңәргә омтылыш һәрчак зур ул», — диде ул.

Радик Сәлахов — Азия җыелма командасы спортчысы, Әзербайҗан чемпионы, көрәш буенча дөнья вице-чемпионы Турал Азимов белән көрәште. Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды һәм баш батырга төп приз — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тантаналы төстә тапшырды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*