Бүген, 18 май көнне, Болгар шәһәрендә Татарстан һәм бөтен Россия мөселманнары өчен иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе — «Изге Болгар җыены» уза. Бәйрәм Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.
Чара гадәттәгечә җәмәгать белән тәүбә кылудан башланып китте. Аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.