Бүген, 18 май көнне, Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган традицион «Изге Болгар җыены» уза. Чараның тантаналы ачылышы Истәлек билгесе белән Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда үтте.
Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
-Биредә, 922 елда, ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз язмышын билгеләгән, безнең рухи һәм мәдәни тәңгәллегебезгә нигез салган. Ислам динен кабул итү Идел буе Болгар дәүләте өчен яңа үсеш юнәлешен ачкан, дәүләтчелекне ныгыту һәм мөселман цивилизациясенең бай мирасына кушылу мөмкинлеге биргән, – дип билгеләп узды ул.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы делегатлары, Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.