Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алган көннәрдә Чапшар авылында сугыш чоры ятимнәренә, сугыш чоры балаларына, тыл ветеранына һәм якыннары махсус хәрби операция зонасында булган егетләрнең гаиләләренә күчтәнәчләр өләшенгән. Бу изге эш Тимирязев исемендәге җәмгыять, Норма авыл җирлеге һәм иганәчеләр ярдәме белән башкарылып чыккан.
— Өлкәннәребез, сөбханАллаһ, сау-сәламәтләр. Күпме михнәт-газап күрсәләр дә, бүгенге көнгә шөкер итеп яшиләр. Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыкларын искә төшерәләр. Аларга карата бүгенге көндә булган хөрмәт һәм ихтирамга сөенеп, бу изге эштә өлеше кергән һәркемгә рәхмәтләрен ирештерәләр, — дип хәбәр итте Чапшар авылы клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Чыганак: baltaci.ru