15 март көнне Омск шәһәренең “Хаир Ихсан” мәчетендә татар оешмалары берләшеп, беренче тапкыр ифтар ашы уздырды.
Ифтар Омскның “Татар дөньясы” гәҗите баш редакторы Диана ханым Единякова инициативасы белән, “Иртыш”, “Ибирь”, “Ышаныч”, “Алга” оешмалары тарафыннан оештырылды. Әлеге оешмаларның “Умырзая”, “Ак Калфак”, “Ләйсән”, “Туган як” коллективлары активлыгы белән кыска гына вакыт эчендә шушы чарага бөтен кирәкле эшләр башкарылды. Әйтергә кирәк, безнең ниятебезне белгәч, Татарстан Республикасының Чистай районыннан, Башкортстан Республикасыннан һәм Ханты-Мансийскидан да акчалата ярдәм килде.
Аерым рәхмәт Бота хәзрәт Бакулинга һәм мәчетнең пешекчеләренә. Омск шәһәренең татарлары да бу чарага битараф калмады, һәрберсе булышлык итте – ярдәм кулы сузды, безнең белән бергә ифтарда булдылар.
Шулай итеп, мәчеттә 200дан артык кеше җыелды, Ураза тотуның мәгънәсе, башка ислам кунуннары турында вәгазь тыңлады, намаз кылды, кояш баегач авыз ачты. Гади адымнар: хәйриячелек һәм Ураза тотучыларны ифтарга җыеп алу, Ислам кануннары буенча изге гамәлләр дип санала. Хөрмәтле Омски татарлары, без сезгә барыгызга да рәхмәтлебез! Гел шулай бердәм булып калыйк.
“Иртеш” Өлкә татар мәдәнияте үзәге рәисенең башкарма директоры Шамил Аллагулов