Тагын берничә көннән, 15 майда безнең Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр авыл хуҗалыында эшләүче эшмәкәрләрнең, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренең һәм татар авыллары башлыкларының I нче төбәкара Форумы ачылачак.
Аны өлкәбезнең татар милли-мәдәни автономиясе Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия “Татар авыллары ассоциациясе» белән берлектә оештыра. Мондый зур чараның оештырылуы очраклы түгел – безнең Cембер-Ульяновск ягы элек-электән авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче төбәкләрнең берсе. Шунысы сөенечле – узган гасырның 90 нчы елларында колхоз-совхозлар таралып, авыллар бетүгә юл тоткан авыр бер чорда шунда туып-үскән булдыклы, уңган, үҗәт егетләребез туган авылларын саклап калу өчен һәртөрле яңа форматтагы эш ысулларын уйлап табып, предпритяиеләр, җаваплылыгы чикләнгән оешмалар төзеп эшли башладылар.
Алар арасында Чардаклы районыннан Самат Насыйров, Илһам Шәйхелисламов, Николаевка районыннан Үмәр Айбулатов, Равил Мәүлетов, Фәрит Бирюков, Ульяновск районыннан аталы-уллы Рафис һәм Илнар, Илнур Айнетдиновлар, Камил һәм Франгизә Идиятуловлар, Рәшит Миннебаев, Чынлы районыннан Рамис Нуретдинов, бертуган Санатуллиннар, Илгиз Хәмзин, Карсун районыннан Шәүкәт Хәкимов, Радищеводан Юныс һәм Камил Бирюковлар, Иске Кулаткыдан Ришат Хәбибуллин, Юныс Ибраевлар, Барыш районыннан Илдар Ходов һәм тагын бик күпләр бар. Без авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче фидакарь кешеләргә, уңган кыр батырларына саулыклы озын гомер телибез, табигать шартларының яхшы булып зур уңышлар алуга ирешүләрен телибез!
Рамис САФИН,
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.
Источник: emet73.ru