Кем әйтмешли, юбилейлар үтә дә китә. Ә кешенең үз гомерендә башкарган эшләре халык күңелендә кала. Бу бигрәк тә язучы кешеләрнең эшчәнлегенә кагыладыр. Журналист бит ул илдәге сәясәтне аңлап, халыкның бу турыда нәрсә уйлаганын белеп, киләчәкнең офыкларын алдан күреп, барысын да анализлап, һәр укучы күңеленә сеңәрлек итеп язарга тиеш.
Әһлиуллин нәкъ шундый журналист. Элек ул укымаган газеталар, ул күрмәгән телевизион тапшырулар юктыр, дип әйтә идек. Ә хәзер инде ул кермәгән сайт та юк дияргә генә кала. Рәфгать Нәбиулла улы интернет челтәренә кыюсыз адымнарын биш — алты еллар элек кенә ясаган иде. Шул вакытта компьютерның кайсы төймәсенә басарга кирәклеген хезмәткәрләреннән сорап утырса, хәзер инде без үзебез: “Бу яңалыкны кайдан алдыгыз инде тагын? Беркая да андый хәбәр ишетелгәне юк бит”, — дип кабинетына атылып кергәндә, шундук сайтның исемен әйтә дә бирә, әле мәгълүмат сайтларын укымауда гаепләп тә чыгара.
Әйе, мөхәрриребезне дөньядан артта калган олы кеше, дип атап булмый. Ул әле үзеннән күпкә яшьрәк хезмәттәшләрен дә уздырып, яңа идеяләр тудырып яшәүче кеше. Бүген ул Гакыйль Сәгыйровның музей-йортын булдыру буенча Кошки районы белән Самара арасын иңли, заманында “Волжская коммуна” газетасының хәбәрчесе булган шагыйрь Владимир Мирныйның ташландык каберенә истәлек ташы кую белән шөгыльләнә, авыру булуына карамастан, Казанда уздырылучы Бөтендөнья татар конгрессының милли һәм төбәк массакүләм матбугат чаралары форумында өчәр көн йөреп кайта.
Исебез китә инде бу кешегә — тәнендә операция ясатмаган бер әгъзасы да калмаган, ә ул, үзен саклау урынына, икейөзле кешеләргә хакыйкатьне ярып салырга да кыенсынмый, көн кадагына язылган кискен язмалары белән тын күл өстеннән дулкын йөгертеп алырга да куркып тормый…
Үҗәтлек, максатчанлык сыйфатлары аңа әтисе Нәбиулла агадан, әнисе Гыйльменур ападан килгән булса, язучылык осталыгы, укучы өчен кызыклы, көнүзәк темаларны таба белү сыйфаты Казан университетының журналистика факультетында укыганда, өлкәбезнең «Волжская коммуна», «Знамя Родины», «Волжская новь» район газеталарында эшләгән чорда чарланган булса кирәк. Заманында «Советская Россия», «Труд», «Сельская жизнь», «Сельская молодежь», «Степные просторы» кебек үзәк газеталарда һәм журналларда да Рәфгать Нәбиулла улының кызыклы язмалары даими бастырылып килгән. Ул авыл хуҗалыгына яңа технологияләр, яңа ысуллар кертү турында язылган берничә язмасы өчен Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза медале белән дә бүләкләнгән.
«Волжская коммуна» өлкә газетасының йөз еллыгына багышланган ике томлы китапта Рәфгать Әһлиуллинның да исеме һәм язмалары бар.
Өлкә “Туган тел” җәмгыятенең беренче адымы — 1989 елда уздырылган кышкы Сабан туе бәйрәме турында да Рәфгать Әһлиуллин «Волжская коммуна», «Ватаным Татарстан» газеталарында язып чыга. Ә Самараның Яшьләр йортында татарлар уздырган зур җыелышта газета ачу һәм аның редакторын сайлау турында сүз чыккач, Рәфгать Әһлиуллинның һәм күптиражлы завод газетасы хәбәрчесе Шамил Галимовның исеме атала. Бу Рәфгать Нәбиулла улының Волжски районының «Волжская новь» газетасында редактор урынбасары булып эшләгән чагы була. Җыелыштан кайтып, өйдәгеләргә татар газетасына баш мөхәррир итеп чакырулары турында әйткәч, туксанга җитеп баручы Гыйльменур әби: «Барма, улым. Татар барда — хәтәр бар, диләр. Ашап бетерерләр үзеңне», — дип әйтә. Ноктасына баскан икән бит. Ә улы тыңламыйча, милләт өчен, халкым өчен дип, җиң сызганып эшкә алына. Аллаһы Тәгалә аны нәкъ менә кирәк вакытта туган телебезне, татарлыгыбызны саклап калу өчен Самарага китереп куйгандыр, дип уйлап та куясың.
Милли газетаны булдыру өчен татар җәмәгатьчелеге бик күп көч куя. Өлкә хөкүмәтенә яңа оешкан “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары Рәшит Абдуллов, Мансур Ямалетдинов, Равил Яһудин, булачак баш мөхәррир һәм төрле оешмаларның вәкилләре, эшкә йөргән кебек йөреп, карар чыгару көнен якынайталар. Шулай итеп хөкүмәт һәм татар җәмәгатьчелеге ярдәме белән 1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” өлкә татар газетасы чыга башлый. Ул вакытта аңа татар сүзенә сусаган җиде мең кеше языла.
Әле дә редакциягә килүчеләр: “Газета чыга башлаган көненнән бирле язылабыз”, — диләр. Шундый укучыларыбыз булганда, газетабыз яшәячәк әле, дигән өмет белән яшибез. Бүген интернет ярдәмендә газета чыгаруы ул хәтле авыр да түгел. Информация эзләп районнарга да йөрисе юк, электрон хатлар язышып, бөтен яңалыкларны белеп, төрле татар авылларында узган чаралар турында язып торабыз. Шулай да халыкка якынрак буласы килә. Рәфгать Нәбиулла улы планерка саен тукыган “аналитик” язмалар тусын өчен урыннарга бару, халык фикерен белү кирәк. Ә моның өчен, акчага кытлык булу сәбәпле, кадрларыбыз да җитешми, машинабыз да юк.
Шуңа күрә олыгаеп баручы мөхәрриребезнең күңеле тыныч түгел. Хөкүмәт түрәләре, байларыбыз белән очрашкан саен ул: “Акча юк, редакциябез көч-хәл белән генә очын-очка ялгап яши. Хезмәткәрләребезнең хезмәт хакы кайчакта Россия хөкүмәте билгеләгән минималь күләмгә кадәр дә җитеп бетми. Газета ябылса, аны яңадан ачу, язылучыларын табу кыен булачак. Ярдәм итегезче”, — дип барысын да йөдәтеп бетерә. Ләкин аны ишетүче генә юк.
Бу хәлдә нишләмәк кирәк? Капитализм дөньясы тик акчага, керем алуга бәйләнгән. Ә татар газетасыннан ни файда? Милли басмаларга реклама бирүчеләр дә аз, язылучылар саны да елдан-ел кими бара. Чөнки хөкүмәт түрәләре һәм балаларының Бердәм Дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә бирүләрен теләгән ата-аналар тырышлыгы белән татар мәгарифе дә бетеп бара, язма татар телен белүчеләр саны да елдан-ел кими…
Ләкин юбилей уңаеннан язылган котлавыбызны шушы күңелсез нотада тәмамлыйсыбыз килми. Киләчәккә өмет зур булмаса да, үткән юлыбызга борылып карыйбыз да шушы 28 ел гомеребез юкка түгелдер, дип уйлыйбыз. Хат ташучыларыбыз әйтмешли, татар газетасын гына шулай зарыгып көтеп алалар. Килмәсә, дөньяның астын өскә әйләндереп, “Бердәмлек”не таптыралар. Бичара почтальоннарның редакциябезгә килеп, үзебез өчен калдырган нөсхәләрен алып киткән чаклары да булды. Татарлар күпләп яшәгән бөтен районнарда да шул хәл. Ләкин шәһәрдә күбрәк, чөнки шәһәр халкы һаман туган теленә сусап, татар сүзен, татар мохитын сагынып яши.
Рус милләтендәге хат ташучылар моның серен белеп бетермиләр, нәрсә язасыз соң шулкадәр, диләр. Нәрсә языйк инде? Халкыбыз турында язабыз. Аны бүген нәрсә борчый, нинди уй-фикерләр белән яши, оныгы яисә баласы нинди дәрәҗәләргә ирешкән — барысын да язып торабыз. Түрәләр кыланмышына түгел, халык мәнфәгатьләренә якын булган газета халыкка һәрвакыт кирәк.
Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы! “Бердәмлек”нең кабат чәчәк атуын күреп, тынычлап яшәвегезне телибез! Исән булыгыз! Изге хыялларыгыз тормышка ашсын!
Редакция хезмәткәрләре исеменнән
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА,
«Бердәмлек».