tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ИҖАТ ЮЛЫ – ТОРМЫШЫНЫҢ ТӨП НУРЫ
ИҖАТ ЮЛЫ – ТОРМЫШЫНЫҢ ТӨП НУРЫ

ИҖАТ ЮЛЫ – ТОРМЫШЫНЫҢ ТӨП НУРЫ

3 яшьтән бирле сәхнәдә яшәүче бу кеше өчен иҗат – тормыш агымы. Пермь өлкәсендә туып, сәнгатькә булган мәхәббәтен тормыш агымына әйләндерү өчен Казанга сәнгать институтына укырга килгән һәм алга таба үз тырышлыгы һәм таланты ярдәмендә зур сәхнәгә чыккан шәхес – Вәлиева (Әхәтова) Лия Морис кызы. Бүгенге көндә Лия Морис буларак танылган авторбашкаручы белән әңгәмә.

 

– Сәнгатькә мәхәббәтең ничек туды?

– Мин иҗади гаиләдә туып үстем. Әти-әниләрем иҗат кешесе, үзем сәхнәгә тәүге тапкыр 3 яшемдә чыктым.

– Сәнгать институтында укыган вакытта музыканы кабул итүеңә йогынты ясаган укытучы яки фән булдымы?

– Сәнгать институтына кергәнче, мин Пермь сәнгать көллиятендә белем алдым. Ноталар белән якыннан танышкач, җырлар иҗат итә башладым. Беренче җырымны 15 яшемдә яздым, шул җыр белән Казанда Бөтенрәсәй композиторлар конкурсында лауреат исеменә лаек булдым. Сәнгать институтында мине канатландыручы укытучыларым ул – Римма апа Ибраһимова һәм безнең төркемнең җитәкчесе – Раушан абый Шарипов.

– Бүгенге көндә иҗади эшчәнлегең төп һөнәреңме, әллә башка юнәлештә дә эшлисеңме?

– Кайда гына эшләсәмдә, иҗат минем белән бергә. Хәзерге вакытта төп эшем, татар телендә белем бирә торган 27 нче гимназиядә тәрбия эше буенча директор советнигы булып эшлим.

– Синең КВНда уйнаганыңны беләбез. Бу өлкәгә ничек килдең? Алга таба да бу юнәлештә калырга, үсәргә ниятең бармы?

– 2020 нче елда керәшен егете Дмитрий Баранов мине резидент буларак үз такымы «Керәшеннәр җыелма командасы»на чакырды. «Әйдә шаярт» телевизион лигасында 4 нче ел уйныйбыз, барлык уеннарны ТНВ каналында күрсәтәләр. КВН ул – интеллектуаль уйлау, зирәклек, актер осталыгын үстерү эшендә зур роль уйный, шуңа күрә бу юнәлеш миңа кызык һәм файдалы да.

Син артистлар труппасында да эшләгәнсең: Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев кебек танылган шәхесләр белән. Нигә киттең?

– Һәрбер шөгыль вакытлыча. Артистлар белән бергә гастрольләргә чыгып зур сәхнәләрдә чыгыш ясау, минем өчен зур тәҗрибә булды. Ләкин үзенчәлегеңне югалтмас өчен алга барырга кирәк. Гастроль тормышы җиңелләрдән түгел, аңа үзеңнең бөтен тормышыңны, көчеңне һәм вакытыңны багышлыйсың, шәхси тормышка вакыт калмый. Минем өчен гаилә өстенрәк булды.

Үзеңнең музыка тудыру процессыңны тасвирла әле. Син көйдән, тексттан яки ниндидер образдан башлыйсыңмы?

– Җырны тиз генә утырдың да яздың түгел, җыр язу өчен илһамланырга кирәк. Минем көй белән сүзләр бергә уема килә, һәм мин аны музыка коралларында уйнап җиренә җиткерәм.

– Хәзерге вакытта берәр нинди иҗади проект өстендә эшлисеңме? Киләчәктә тормышка ашырырга теләгән зур хыялларың бармы?

– Хәзерге вакытта мин «Веснушки» иҗат студиясе директоры, танылган җырчы Чәчкә белән бергә гаилә проекты өстендә эшлим. Хыялым – зур сольный концерт кую. Әлбәттә, гаиләм белән бергә.

– Синеңчә, бүгенге көндә җыр дөньясында уңышка ирешү өчен иң мөһим әйбер ул нәрсә: талант, белем, әллә танышлармы?

– Хәзерге вакытта иң мөһиме ул – реклама. Талант та, танышлар да, белем дә – барысы икенче урынга төшә. Шундый заманда яшибез. Иң мөһиме: үзеңнең төп максатыңнан тайпылмаска, үзеңнең иҗатыңа ышану. Мин үземә ышанам. Вакыты җиткәч, барысы да булыр.

Тулырак: yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*