tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау ипподромында татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак
Ижау ипподромында татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак

Ижау ипподромында татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак

29 июньдә Ижау ипподромында татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башланачак.

Бәйрәм кунакларын жыр-моң, күңел ачу, иҗади остаханәләр һәм спорт ярышлары белән бай программа көтә. Бу – капчык белән сугышу, баганага менү, сулы чиләкләр белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, гер күтәрү, армреслинг буенча ярышлар һ.б.

Төп сәхнәдә иҗат коллективлары һәм татар эстрадасы йолдызлары, Саба районы коллективлары чыгыш ясаячак.

Сезне Сабантуйның иң кызыклы чаралары – милли көрәш, ат чабышы ярышлары көтә. Рәхим итегез!🎈

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*