Шомартыйк һәм көн дә киңәйтик без
Татар дөньясының урау юлларын.
Яңгыратыйк милли моңлы җырлар
Һәм яңартыйк “Ижау моңнары”н!
Элмира Нигъмәтҗан
Нәкъ әлеге шигырь юллары белән башланып китте өченче “Ижау моңнары” татар һәм башкорт җыр-бию фестивале.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның декабрендә фестивальнең икенчесе узды. Ул вакытта фестивальнең иң олы бүләге — Гран-прига “Асылъяр” ансамбле лаек булды. Җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, көчле тавышлы моңлы җырчылары да тамашачыларны таң калдырды. Аларның берсе — Алисә Гарифуллина.
Өченче фестивальнең сайлап алу туры Удмуртиянең Ижаудан читтәге районнары, шәһәрләре өчен дистанцион рәвештә үтте. Жюри әгъзалары видео аша чыгышларны карап бәя бирделәр. Ә ижаулылар өчен бәйге “Спартак” халык иҗатында үтте. Бәяне Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Таңсылу Бәйрәмголова, Халыклар дуслыгы йорты методисты, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, “Афәрин” халык биюләре ансамбле җитәкчесе, балетмейстер Светлана Юртова, “Андан” халык бию ансамбле биючесе Раушан Шәяхмәтов, махсус белемле җырчылар Диния Кәримуллина, Алисә Гарифуллина, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Ольга Шмакова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова бирде. “Дзержинец” лагеренда фестивальне ачу тантанасы, Халыклар дуслыгы йортында Гала-концерт булды.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендә калфак тегү буенча остаханәдә катнашучылар да бик канәгать калдылар, чөнки аларның һәрберсе калфаклы булды бу көнне. Шулай ук журналистика серләрен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелды. Нәзир Ногмановның видеокамера белән эшләргә өйрәтүе аеруча кызыксыну уятты. Остаханәләр мәдәният юнәлешендә эшләүчеләргә алга таба файда китерәчәк.

Фестивальнең табышы дип, Сарапул шәһәреннән килгән биюче Эдуард Борисюкны атарга була. Фестивальне ачу тантанасыннан соң “Кичке уен” үткәрелде. Халкыбызның яраткан уеннарын уйнап, җырлап-биеп күңел ачты фестивальдә катнашучылар.
Фестивальнең җиңүчеләре
Вокал-соло номинациясендә 18-35 яшьлекләр арасында:
1 урын — Айнур Хәбибуллин (Сюмси районы), Сәрия Касимова (Балезино районы Кистем авылы);
2 урын — Марат Хафизов (“Гүзәл” ансамбле, Ижау шәһәре);
3 урын — Азат Шәрипов (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре).
36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
1 урын — Зөлфия Брагина (Сюмси районы),
2 урын — Зиннур Носратуллин («Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре), Елизавета Корбанова (“Гүзәл” ансамбле, Ижау шәһәре),
3 урын — Дания Борһанова (Ижау шәһәре), Гүзәлия Хәкимова (“Шатлык” халык ансамбле, Ижау шәһәре), Илгизәр Хәсәнов (Можга шәһәре), Рәкыя Шәрипова (”Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре).
Вокал-ансамбль номинациясендә:
1 урын — “Провинция” ансамбле (Можга шәһәре, җитәкчесе Зилә Сафина), “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле (Балезино районы Кистем авылы, җитәкчесе Светлана Касимова).
2 урын — “Бәхет” ансамбле (Ижау шәһәре, җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева), “Дуслык” вокаль ансамбле, (Балезино, җитәкчесе Наҗия Касимова).
3 урын — “Яшьлек” татар җыры ансамбле (Сарапул шәһәре, җитәкчесе Зарина Вакилова), “Ак каен” ансамбле, (Каракүл районы, җитәкчесе Равил Газизов).
Хореография-соло номинациясендә 18-35 яшьлекләр арасында:
1 урын — Эдуард Борисюк (Сарапул шәһәре),
36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
1 урын — Мисхәт Зыязетдинов (“Шатлык” халык ансамбле, Ижау шәһәре).
2 урын — Эвелина Мусина (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре).
3 урын — Зәмфирә Мусина (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре).
Хореография-ансамбль номинациясе:
1 урын — “Афәрин” халык биюләре ансамбле (Завьялово районы Вараксино авылы).
2 урын — “Ләйсән” ансамбле (Можга шәһәре).
3 урын — “Кызлар” бию ансамбле (Можга шәһәре).
Дипломантлар:
Рәзилә Шәйхиева, Фәния Гыйззәтуллина (Можга шәһәре), Диләрә Касимова (Балезино районы Кистем авылы), Шәфика Таҗетдинова, Әлфия Бикчурина (“Бәхет” ансамбле, Ижау шәһәре), Әһлия Динмөхәммәтова, Вәсилә Гайнетдинова, Роксана Әхмәтова (“Гүзәл” ансамбле, Ижау шәһәре), Әлфия Рәҗәпова, Флүрә Камалетдинова (“Шатлык” халык ансамбле, Ижау шәһәре), Светлана Тимершина (Ижау шәһәре), бию түгәрәге (Балезино районы Кистем авылы).
Редакциядән:
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татар иҗтимагый үзәге конференциядә мастер-класс уздыру өчен Дәүләт Исмәгыйль улы Үмәровның Ижауга килүен оештырулары, кулланма әсбаплар, әдәби китаплар белән тәэмин итүләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннуровка, аның урынбасарлары Марс Тукаевка, Дәнис Шакировка чиксез зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Рәфилә Рәсүлева,
yanarysh.ru