25 июнь Ижау шәһәр Сабантуе Чекерил спорт комплексында үтте. Бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре бик күпләп килде һәм ярышларда, уеннарда катнашты.
Сабантуен ел буена көтеп ала милләттәшләребез, дөресрәге, барлык шәһәр халкы. Сабантуе милли бәйрәм чикләрен күптән узып, татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме ЮНЕСКО тарафыннан да яклау тапты, соңгы елларда бәйрәм Русиянең 57 төбәгендә һәм егермедән артык чит илләрдә уздырыла диде Татарстан вәкиле Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырып. Шуңа да 25 июнь көнне Чекирил спорт комплексында узган Ижау шәһәр Сабантуена да төрле милләт вәкилләре бик күпләп килде, төрле ярышларда, уеннарда катнашты. Кемдер күңел ачу нияте белән килә. Хәтта татар милли көрәшендә дә бик күпләп башка милләт вәкилләре дә көч сынашты.
Берничә ел рәттән Ижау шәһәрендә милли бәйрәмебезне әзерләргә һәм уздырырга Татарстанның Саба районы ярдәм итә. Район җитәкчесе Рәис Миңнеханов җыелган халыкны милли бәйрәмебез белән котлап, Саба районы белән таныштырды. Удмуртиядә гомер итүче татарларның милли гореф-гадәтләребезне саклап калун теләп, милли ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә юнәлтелгән барлык хыялларыгыз тормышка ашсын диде. Рәис әфәнде сәхнәдәге барлык кешеләргә дә түбәтәй бүләк итте, хәрби киемнән булган эчке эшләр министрының башына да милли башлык кидерде. Ә Саба кызлары җыелган халыкны милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйлады. Татлы-баллы чәкчәк тамашачы күңеленә хуш килде.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә республика, шәһәр һәм Ленин районы администрацияләреннән вәкилләр, милли оешма җитәкчеләре, хәтта республиканың эчке эшләр министры да котлады.
Чекирил спорткомплексы зур мәйданны биләп алган. Шуңа да биредә ат чабышлары уздыру өчен дә мөмкинлек бар. Татар-башкорт халкы атларны бик яратып үрчетә, малкайлар борынгы бабаларыбызның яуда терәге, хуҗалыкта – эшләрне башкаруда, ял минутларында аянычы булган. Шуңа да ат чабышына халык күпләп җыелды. Ярышлар ике төркемдә узды. Эш атлары һәм токымлы атлар арасында.
Ярыш-ярыш инде. Узышта соңгы килгән ат бик кычкырды, ди җәйдак Максим Яковенко. “Мин үзем гаеплеме, аттамы гаеп, дөрес, малкай да әле яшь, мондый зур сынаулар үтмәде, видео бар, карап кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләрбез”, диде җайдак Максим Яковенко. Югыйсә, чабышлар алдыннан атны әкрен генә йөрткән, төрле алымнар белән чаптырган да икән.
Токымлы атлар арасында беренче килгән Рига кушаматлы ат чабышлар алдыннан да, соңыннан да үзен бик киеренке рәвештә тотты. Тынычлана алмады. Югыйсә, старттан Рига кушаматлы ат арттан калып китте, әмма башкаларны узып, беренче килде. Җайдак Виктор Вотяков быел да ат чабышына трассаның бик ук җайлы булмавын әйтте.
Фәиз Биков – Минзәлә төбәгеннән. Быел авылга кайта алмаган, шуңа да ел буена үзенә хисләр тупларга, ат чабышын карарга, көрәшчеләрне күзәтергә килгән.
Сабантуе татар-башкорт халкының гына милли бәйрәме түгел. Ул күптән милләтара бәйрәмгә әверелде. Анда республикада гомер итүче һәр милләт вәкиле катнаша. Алар уеннарда көч сынаша, сәхнәдән җырга-биюгә талантын күрсәтә ала. Бәйрәмне татар кызлары бию белән “Ижау” муниципаль бию коллективы башлады. Сәхнәдән бер-берсен алыштырып, рус, удмурт, башка халык биюләре тамашачыларны сөендерде.
Бу арада мәйданның икенче бер почмагында – чирәм өстендә, гөрләп уеннар башланды. Ханымнар, җитез генә, яшь киленнәр диярсең, көянтә-чиләк тотып йөгерә. Кайсылары бик оста йөгерә, чишмә-елгалардан су ташып үскәннәре күренеп тора, хәтта чиләкләрендәге сулары бер дә таммады.
Егетләр капчык киеп йөгерә – куяннар диярсең, бер сикерүдә берничә метр алга атлыйлар, шунда ук тәгәрәп тә китәләр. Сикереп торып, тагын алга омтылалар. Инде финиш сызыгына килеп читкәндә тагын абынып егылып, хәтта баш аша әйләнеп торып басалар.
Дөрестән дә, мәйданның төрле почмакларында һәр кеше үзенең көчен сынап карый алды. Әнә малайлар, хәтта кызлар да бүрәнә өстендә капчык белән бер-берсен дыңгычлый. Җанатарлар да аларга көч биреп тора. Нияз Тукманов – татар сыйныфы укучысы, инде җиңү яулап бүләкләр дә алган.
Кемдер авылда эшләп үскән, беләкләре көчле. Алар кул көрәшендә үзләрен күрсәтә алды. Нечкә билле, кечкенә генә Илүзә Тимерова хәтта зур гәүдәле көндәшен берничә секунд та үтмәде – җиңде. Илүзә – Актаныш кызы, авылда әти-әнигә булышып үскәнгә, куллар көчле, диде. Ә ир-егетләр арасында кул көрәше әле озак барды. Хакимнәр дә үзләренең җаваплы икәнен белә – һәр катнашучыны дөрес итеп көрәшергә өйрәтә.
Чекирил спорт комплысының чаңгы тавыннан да бөек шома колга. Колгага менәргә теләүчеләр алдан язылган. Нияз Каюмов 18 метрлы колганың уртасына гына җитте. Башкалар дабагананың очына менеп җитә алмады. Әмма алар батырчылык итеп үзләрен сынап карый алуларыннан канәгать. Константин Исуповка колганың очына менеп җитәр өчен бер метрлап кына калды. Ул башка елларда колганы “буйсындыра” алган, киләсе елга хыялыма ирешәчәкмен, ди егет.
Балалар өчен дә заманча уеннар белән тулы мәйданчык, таулар, батутта сикерүләр һәм башкалар. 107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова 2010 елда Ижауда узган федераль Сабантуенда нәниләр өчен аерым мәйдан булуын исенә төшерде. Балалар мәйданын булдыруны да максат итеп куярга, бакчалардан тәрбиячеләр берсүзсез бу гамәлдә катнашачак, дип уртаклашты Бриллиант ханым. Удмуртларның шәһәр күләмендә оештырылган милли бәйрәмнәре Гербердә балалар өчен милли чаралар уздыру гадәткә кергән, диде Бриллиант Абдрахманова.
Сабантуйның иң матур мизгелләренең берсе – татарча көрәш. Оештыручылар быел үткән елдагы хаталарын төзәткән. Көрәш теннис стадионында түгел, мәйданда узды. Яшүсмерләрне милли көрәш мәйданына Сабантуй башлану белән җыйдылар, аларны батырлар көрәше алдыннан чакырып тәбрикләделәр дә. Шуңа да көрәш һәр елдагыча бик озакка сузылмады. Быел яшүсмерләр арасында көчле егетләр күплеген билгеләде дөньякүләм булып узган ирекле көрәшләрдә бил алышкан Михаил Землянов.
Сабантуй батырына баһадирлар келәмдә җирәбә уздырды. Чиратлашып тастымалга кулларын кулга тотып, кем белән бил алышачагын ачыклады. Милли көрәшчеләр көч сынашырга республиканың төрле районнарыннан, Татарстаннан, хәтта чит илләрдән килгәннәр. Бу инде Удмуртиядәге Сабантуйларның мөһимлеген күрсәтә. Үзбәкләр, кыргызлар, азәрбайҗаннар мәйданга чыкты, диде көрәш буенча хакимдар Рәшит Закиров. Ижау шәһәре Сабантуенда Таһир Хуҗагалиев абсолют батыр булып калды.
Көне буе сәхнәдән милли моңнарыбыз яңгырап торды. Тамашачылар да оялып-тартынып тормады, кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде. Үзләренә милли әйберләр сатып алды. Бик арыган кеше биредәге милли ризыклар белән сыйланды, дуслары белән аралашты.
“Азатлык” радиосы