
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә, диеп,
Бүләк әзерләдеңме?
Кемдә яулык, кемдә сөлге, Cабантуйга бүләк җыябыз… Республиканың татар авылларында гына түгел, 19 июнь көнне Ижау каласында да бәйрәмгә бүләк җыйдык. “Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан өченче ел рәттән шәһәребездә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырыла. Агымдагы елда әлеге йолага тагы бер яңалык өстәлде. “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда үзешчән артистлар концерт куйды, ә милләттәшләребез бүләкләрен шунда китерде.

Бәйрәмнең кызган өлеше “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда булды. “Рәйхан”, “Яшьлек”, “Бәхет” ансамбльләре, биюче Эвелина Мусина, җырчылар Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Мөхәммәтҗанов, Диния Кәримуллина, Алия Газизова, Айдар Абашев, Рөстәм Егоров, Салават Алтынбаев, алып баручы Ильяс Бәдретдинов тамашачыларның күңелен җыр-бию белән күтәрделәр. Бүләк китерүче милләттәшләребез үзләре дә тамашачыларга шигырьләрен бүләк иттеләр. Бүләк биргән барлык милләттәшләребезгә зур рәхмәт белдерәбез һәм Сабантуй бәйрәмендә көтеп калабыз!
Бүләк җыярга безнең белән беренче тапкыр, йола белән бик кызыксынып, яшь милләттәшебез Марат Хәмидуллин да чыкты. Ул әлеге йоланы бик ошатты һәм аны шул көнне узачак футбол буенча Россия-Мисыр матчына багышларга тәкъдим итте. Дөнья чемпионатында катнашучы Россия җыелма командасына көч биреп, бүләк җыю күренешләренең видеосын Интернет челтәренә куйды. Безнең теләкләр кабул булгандыр, Россия җыелма командасы тарихта беренче тапкыр дөнья чемпионаты финалының 1/8 этабына чыкты. Шулай итеп, уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде.
Бүләк җыюны оештыруга һәр елны ярдәм итәргә ашкынып торучы милләттәшләребез дә күп. Өченче ел рәттән Пироговода эшләп килүче “Тулпар” ширкәте матур итеп бизәлгән җигүле атлар белән килеп, йолабызны матур бер бәйрәмгә әверелдерәләр. Ширкәтне Айдар һәм Тәнзилә Исламгәрәевләр җитәкли, аларга Кичкетаң авылында яшәүче әтиләре Җәүдәт абый Исламгәрәев ярдәм итә. Бу юлы да бүләк җыярга дип, Кичкетаң авылыннан махсус килде. Матур итеп борынгы сөлгеләр белән бизәлгән арбалы ат, сөлгеләр бәйләнгән озын колганы күтәргән яшьләр, гармунда уйнап, җырлап-биеп баручы милли киемле апа-абыйлар, әлбәттә, үзләренә игътибарны җәлеп итә.Шуңа күрә башка милләт кешеләре дә бик кызыксынды бу йола белән.
Безгә малай-шалайлар да иярде, “Шамси” бию төркеме кызлары да кушылды. Бүген бу аларга кызыклы бер чара булса, киләчәктә гадәти күренешкә әверелер — алар үзләре дә шулай урам яңгыратып, гармун тартып, җырлап-биеп, бәйрәм хисе тудырыр дигән өметтә калабыз.
Рәфилә Рәсүлева
yanarysh.ru