17 сентябрьдә Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында республикакүләм мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме узачак.
Әлеге бәйрәмдә республиканың татарлар яшәүче шәһәр-районнарында, авылларында эшләүче үзешчән ансамбльләр ( ике яшь категориясе – 18-35 яшь, 35 яшьтән өлкәнрәкләр), милли оешмаларның җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнашачак.
Чараны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оештыра.