Ижау шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында 6нчы тапкыр Республикакүләм “Татар кызчыгы, татар малае – 2025″ бәйгесе узды. Бәйгедә 8 бала — 4 малай, 4 кыз көч сынашты. Балалар гаиләләре турында сөйләделәр, үз осталыкларын җырда, биюдә, шигырь сөйләүдә күрсәттеләр. М.Җәлилнең ” Карак песи”ен сәхнәләштерделәр. Бәйгенең соңгы өлешендә бишек җырларын балалар әниләре белән башкардылар. Балаларның матур итеп татар телендә сөйләүләренә сокланып утырдык. “Татар кызчыгы- 2025” 107нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кызыбыз, ә “Татар малае- 2025” Можга шәһәреннән килгән егетебез лаек булдылар. Бәйгенең кунаклары — милли сәясәт министры урынбасары, Халыклар дуслыгы йорты директоры, иҗтимагый палата җитәкчесе катнашты.
Җиңүчеләргә 7000меңлек самокат, бүтән номинацияләргә зур өстәл белән урындык, һәр егеткә түбәтәй, һәр кызга үзебез теккән калфаклар, китаплар бүләк ителде. Балаларның әниләре дә рәхмәт хатлары, баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.