Бүген Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6 номерлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узачак.
1996 елдан башлап олимпиадалар ел саен уздырылып килә.
Быелгысында республиканың Балезин, Юкаменка районнарыннан, Можга һәм Ижау шәһәрләреннән мәктәпләрдә узган олимпиадаларда җиңүче 47 укучы катнашачак.
Республика олимпиадасының җиңүчеләре Казанда узачак Татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиадада катнашачак.