tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда төбәк ифтары узды
Ижауда төбәк ифтары узды

Ижауда төбәк ифтары узды

Бүген, 4 март, көнне, Ижау шәһәрендә ел саен үткәрелә торган төбәк ифтары узды. Төбәк ифтары Удмуртия Республикасында яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерүче мөһим вакыйга булып тора.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм хөкүмәте администрациясе җитәкчесе Александр Журавлев, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Ижау шәһәре башлыгы Дмитрий Чистяков, Удмуртия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев һәм башкалар катнаштылар.

Данис Шакиров мәҗлестә катнашучыларны Изге Рамазан ае белән тәбрикләде һәм  Удмуртия Республикасы мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына Татарстан Республикасы Рәисенең махсус буләкләрен тапшырды. Ул шулай ук Удмуртия Республикасы Воткинск шәһәре җирле татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, эшмәкәр, иганәче Рәүф Кашаповны Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Балезино бистәсе мәчете имамы Таһир Энтентеевка, Можга шәһәре мәчете имамы Таһир Тимергалиевка һәм Удмуртиянең татар эшмәкәрләре клубы әгъзаларына тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*