30 март көнне Ижевск шәһәренең Филармония залында “Татар кызы 2018” бәйгесе финалы узды. Катнашучылар 2 ай буена төрле бәйгеләр узып, бүген сәхнәдә көч сынашты. Чараны 6 ел дәвамында “Иман” татар яшьләре оешмасы уздыра.
Финалда 8 кыз катнашты, Диләрә Гыйльметдинова җиңүче булды. Татар конгрессы исеменнән иң яхшы татар телен белүче кызга – Шабаева Зиләгә бүләкләр һәм диплом тапшырылды. Жюри рәисе – Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Тәбриз Яруллин булды.