tatruen
Баш бит / Яңалыклар / К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өч экскурсия программасын тәкъдим итә
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өч экскурсия программасын тәкъдим итә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры өч экскурсия программасын тәкъдим итә

29 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җәйге ялдан соң үз эшен башлый. Бу көнне тамашачыларга К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Аңа кадәр, 25 июльдән, театрда өч экскурсия программасы старт ала. Алар барысы да Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты беләнберлектә әзерләнде.

«Театраль чәйханә»

Биредә татар театры тарихы татар академия театрының беренче режиссеры, драматург һәм актер Кәрим Тинчуринның мавыгуы аша ачыла. Чәй саклау өчен шәхси капчыклар ясау буенча мастер-класс белән дәвам ителә. Экскурсия театр кафесында татар чәен әзерләү буенча мастер-класс һәм чәй эчү белән тәмамлана.

«Кыз алу» йоласы

Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа өйләнешкән яки өйләнешергә җыенган парларга аеруча күңелле булачак.

«Оркестр буенча сәяхәт»

Музыкаль-интерактив программа тамашачыларны Тинчурин театры оркестры, дөньядагы оркестрларның кыскача тарихы һәм эволюциясе белән таныштыра. Оркестр солистлары үзебезнең һәм чит ил әсәрләре мисалында һәр инструментның яңгырашы үзенчәлекләрен күрсәтә. Тинчурин театры спектакльләреннән өзекләр яңгырый. Үзеңне дирижер ролендә сынап карарга мөмкинлек бирелә.

Моннан тыш, быелгы җәйдә, 16-18 августта, Болгар шәһәрендә «Россиянең рухи бердәмлеге — дөньяга юллама»» фестивале узачак. Аның кысаларында 16 августта «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*