tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кабак – Тыква” республика күчмә күргәзмәсенең ачылышы узды
“Кабак – Тыква” республика күчмә күргәзмәсенең ачылышы узды

“Кабак – Тыква” республика күчмә күргәзмәсенең ачылышы узды

29 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессының Буа шәһәре вәкиле Камалетдинов Гакыйл Әрәфетдин улы туган якны өйрәнү музеенда “Кабак – Тыква” республика күчмә күргәзмәсенең ачылышында катнашты.

Бу проект 21 ел рәттән уздырыла. Аның авторы – “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова. Күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗев белән берлектә гамәлгә ашырылган. Залда республика рәссамнарының картиналары да урын алган иде.

Күргәзмәнең башлангычы Саба районының үзәк мәйданында булды. “Кабак бәйрәме – 2024” иҗат фестивале кысаларында Сабалылар белән Буага халык артисты Рөстәм Маликов, композитор һәм язучы Алмаз Хәмзин, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм башка иҗат әһелләре килгән. Ачылышның рәсми өлешендә сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары чыгыш ясады. Район комитетында Альберт Вәлиуллов катнашты. Ул Мөдәррис Минһаҗевка, Әлфия Мөбәрәковага рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*