tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабат очрашулар насыйп булсын: Салтык-Ерыклы авылында «Авыл бәйрәме» узды
Кабат очрашулар насыйп булсын: Салтык-Ерыклы авылында «Авыл бәйрәме» узды

Кабат очрашулар насыйп булсын: Салтык-Ерыклы авылында «Авыл бәйрәме» узды

Август аеның җылы бер кичендә Салтык-Ерыклыда “Авыл бәйрәме” узды. Кичке сәгать җиде тулуга, авылым халкы, кайткан кунаклар клуб янына җыелды.

Клуб яңа төс алган, матур итеп тышланган, тирә-ягы чәчәкләргә күмелгән. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре Вәсимә Зәйнетдинова белән Гөлнур Гыйльмуллиналар алып барды. Аларның әлеге кичәгә ныклап әзерләнгәннәре күренеп тора.

Татар Толлысы, Өскебаш, Кәркәүч, Салтык-Ерыклы үзешчәннәре һәм авылдашым Айрат Рәхимов өздерделәр генә. Җырлаганнары булмаганнар да оялып тормыйча, үзләренең моңлы көйләрен тамашачыга бүләк иттеләр.

Әбисе шушы авыл кызы булган Ландыш Һадыева Саба ягында кияүдә. Ул тормыш иптәше Ирек һәм уллары белән бәйрәмгә кунак булып килгән иде. Үзләренең матур җырлары белән чарага тагын да ямь өстәделәр. Уллары Булат белән Альмир чыктылар да – өздереп җырлап та җибәрделәр. Мәдәниятне яратучы, җырга гашыйк гаилә алар. Ландыш та, сөбханалла, әбисеннән калышмый, бишенче бала көтә икән. Аның белән азрак сүз дә куертырга өлгердек.

– Әбием Рауза бу авылдан Татар Толлысына кияүгә чыккан. Аның биш кызы булган. Шунда үсеп җитеп, төрлесе-төрле якта тормыш корганнар. Ә Салтык-Ерыклыда әбиемнең сеңлесе Дамира апа яши. Аларга каникулларда кунакка килә идек. Апага булышып яшәдек. Ул еллар иң матур хатирәләр булып, күңелемә сеңеп калган, – диде Ландыш.

Дамира Шәмсетдинова белән дә сөйләшеп алдым.

– Язгы каникулларда безгә килгәч, мин аларга эш куша идем. Базга бәрәңге сабагы да сындырырга төштеләр. Шул базда концерт куеп ятканнары хәтеремдә калган. Ландыш кечкенәдән җырларга ярата иде, – диде ул.

Мин дә, үз чиратымда, авылым табигатенә гашыйк булган, яшьлек хатирәләремне искә алган шигыремне бүләк иттем. Салтык-Ерыклы зур булмаса да, табигате менә дигән. Әйләнә-тирәдәге таулары, авылга ишеләм-ишеләм дип торган урманы, балыклы су буйлары үзе генә дә ни тора! Ә инде төшкә дә кермәгән асфальт юллары иң зур сөенеч дими, ни дисең.

Өч сәгать дәвам иткән бәйрәмнән һәркем канәгатьләнү хисе белән таралышты. Шундый очрашулар кабатлансын, елларыбыз имин булсын дип, язмама нокта куям.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Источник: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*