Кичә Иске Ярмәк авылының үзәк мәсҗидендә Кадер кичәсе хөрмәтенә ифтар мәҗлесе үтте.
Мәҗлес ахырында мәдрәсәдә укыган һәм кунакка кайткан балаларга, шулай ук мәсҗидкә килгән апаларга һәм абыйларга дини календарь-китаплар, төрле бүләкләр таратылды. Ясигы һәм тәравих намазыннан соң бөтен халык белән бергәләп Кадер кичәсе хөрмәтенә тәсбих намазы да укылды. Раббым кабул итсен иде, разый булсын иде, киләсе елларда да шундый чаралар үткәрергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз.
Ике атна дәвамында ифтар мәҗлесе үткәрү өчен матди ярдәм күрсәтүчеләргә Аллаһы Раббыбыз рәхмәте ирешсә иде, разый булсын иде, изге ният — теләкләрегезгә ирешергә сәбәп булса иде, көтелгән һәм көтелмәгән җирләрдән бәрәкәтле хәзинәләр ирешсә иде!
Чыганак: samtatnews.ru