tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадим Нуруллин Айдар Фәйзрахманов турында: Олы туганым кебек, ярты сүздән аңлашабыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кадим Нуруллин Айдар Фәйзрахманов турында: Олы туганым кебек, ярты сүздән аңлашабыз

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов турында сөйләде.

«Айдар абый Фәйзрахманов – филармониянең сәнгать җитәкчесе, һәрвакытта минем теләктәш булды. Минем өчен ул олы туганым кебек. Без аның белән бөтен мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә алдык. Ярты сүздән аңлашабыз. Сәнгать җитәкчесе белән директорның дустанә һәм аңлашып эшләве – уңышка туры юл. Күренгән яки күренмәгән фронтлар була. Бер-береңә ышанмаулар, бер-берсен юк итү, хөсетлек, аңламау… Шулай итеп, коллектив (ә бездә 300 кеше эшли) безнең тату булмаганлыкны белсә, өч йөзе өч йөз якка таралып, сүз йөртер, оешманың начар халәттә булуын коралланмаган күз белән дә күреп булыр иде», – диде Кадим Нуруллин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*