Бүген, 6 июль көнне, Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округының Кадниково авылында Сабантуй бәйрәме уза. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Шулай ук Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Бәйрәм кысаларында бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Сәхнәдә Татарстан, Башкортстан һәм Свердловск өлкәсеннән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Кунаклар шулай ук халык һөнәрчелеге һәм кул эшләре күргәзмә-ярминкәсендә катнаша, кулдан эшләнгән эшләнмәләрне карый, Идел буе һәм Урал халыкларының милли ризыкларын татып карый, халык уеннарында, бәйгеләрдә һәм күңел ачуларда катнаша алачак.