tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадомавылда Европа чемпионы
Кадомавылда Европа чемпионы

Кадомавылда Европа чемпионы

Чыгышлары белән Түбән Новгород өлкәсеннән булган милләттәшләр күп тар-макларда һәм өлкәләрдә уңышлары белән билгеле – спортта, фәндә, мәдәнияттә һәм башкаларда. Шундый танылган якташ-шәхесләребезнең берсе – Кызыл Октябрь округы Кадомавыл­га ялга кайткан, кикбоксинг буенча спорт мастеры, Европа чемпионы Алина ӘББӘСОВА.

Кикбоксинг – ХХ гасырның 60-70 нче елларында барлыкка килгән спорт көрәше. Анарда куллар һәм аяклар белән сугышалар. Бу спорт төре бокс, ка­рате, тхэквондо, муай-тай техникаларын үз эченә алган. Сугышу ринг эчендә бер авырлыктагы катнашучылар арасында уза. Вакыты яшь категориясенә һәм төренә карата раундларга бүленгән. Көндәшнең гәүдәсенә һәм башы­на сугулар өчен хөкемдарлар очколар бирә. Җиңүче нокаут һәм нокдаун нәтиҗәсендә яки җыелган очколар буенча билгеләнә. Бу спорт төре буенча Халыкара федерация бар. Форсаттан файдаланып, без Алина белән очрашып, әңгәмә кордык.

Алина, “Туган як” газетасы уку­чыларын үзеңнең ыруг-тамырларың белән таныштырсаң иде.

– Карт әтием Максут һәм карт әнием Халимә Кадомавылдан. Карт әтием Бөек Ватан сугы­шы катнашучысы. Яу кырыннан исән-сау кайтып, әбием белән өйләнешәләр. Әнием Хабза ту­гач, яшь гаиләне Мәскәүгә эшкә җибәрәләр. Бабам хәрби кеше буларак, балалар йортына мат­ди-техник тәэмин итү вазифа­сында хезмәт итәргә билгеләнә. Шунда төпләнеп та кала алар.

Әнием чыгышы белән Волго­градтан булган Сергей исемле егет белән кавыша. 1983 елның 19 сентябрендә мин туыпмын. Бертуганнарым Альберт һәм Майя да бар. Кызганычка, әнием вафат инде, урыны җәннәттә бул­сын.

– Хатын-кызларга хас булмаган бу спорт төренә ничек килдең?

– Балачактан сәламәт яшәү рәвешенә әнием күндерде. Мәктәптә укыган вакытта йөзү, җи-ңел атлетика секцияләренә йөрдем. 12 яшьтән каратэ белән шөгыльләнә башладым.

1990 еллар уртасында телевизорда төрле техникалы су­гышлар турында фильмнар еш күрсәтелә иде. Аларны карарга нык яраттым, шул тәэсир иткәндер инде. Каратэ төркеме тар­калгач, кикбоксинг юнәлешенә күчтем. Ул вакытта миңа 15 яшь иде. Шул вакыттан киләчәгемне бу спорт төре белән бәйләдем.

Кикбоксинг – яхшы физик форма, тизлек, җитезлек һәм сугу техникасы таләп итә. Моңа ел әйләнәсендәге җыеннарда әзерләнә идем. Баш белән дә эш итәргә, дөрес тактика куллана белергә кирәк. Һөҗүм иткәндә, оборона турында да онытыр­га ярамый. Сугышу вакытында авыртуга чыдам булу бик мөһим.

Тәҗрибә һәм осталык туплаган саен төрле дәрәҗәдәге ярыш­ларда чыгыш ясый башладым. Мәскәү беренчелекләрендә һәм Россия чемпионатларында җиңүгә ирештем. Халыкара турнир­ларда да уңышлы катнаштым. Спорт карьерамның иң югары ноктасы 2010 елга туры килде. Россия чемпионатының сайлау этабын уңышлы узып, Грециядәге Европа чемпионатына бардым. Төрле илләрдән көндәшләремне җиңеп, “фулл-контакт” төрендә (ред: кикбоксингның иң катгый һәм кырыс төре, анарда сугы­шу вакыты һәм сугуларның көче буенча чикләү юк) үз үлчәмемдә (65 кг кадәр) алтын медаль яула­уга ирештем. Шулай ук бокс һәм комплекслы көрәш ярышларын­да да чыгыш ясый идем.

Кызганычка, Җәйге Олимпия уеннарында катнашырга мөмкинлек булмады, чөнки кикбоксинг әлегә дөнья йөзендәге иң дәрәҗәле ярышлар программасына керми.

– Спорт карьераңны тәмамла-гач тормышың ничек үзгәрде?

– Карьерама 2015 елда нокта куйдым. Элекке спортчыларның күбесе тренерлык эшчәнлегендә үзләрен таба. Ярышлар белән беррәттән берничә ел башкаланың өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче балаларны кикбоксингка өйрәттем. Әмма киләчәктә минем өчен бу кызык түгел иде.

Югары белемне мәктәптән соң, Мәскәүнең Дәүләт таби­гать төзелеше университетын­да сәнәгать һәм гражданлык төзелеше инженеры юнәләше буенча алдым. Спорт белән шөгыльләнүне тәмамлагач, бизнес-тренер һәм психологка уку­лар үттем һәм шушы белгечлегем буенча төрле кампанияләрдә эшләдем. Хәзерге вакытта шәх-си психолог хезмәтен күрсәтәм. Моңа кадәр Мәскәүнең суд приставлары федераль хезмәтендә берничә ел эшләдем.

Буш вакытымда вокал белән шөгыльләнәм, җырларга, төрле матур урыннарда булырга, ял итәргә яратам. Быел менә әби-бабамның туган авылына кай­тырга мөмкинлек табылды һәм мин моңа чиксез шат.

– Кадомавылга ешмы кайтасың?

– Соңгы тапкыр 2022 елда килгән идем. Бала вакытта, спорт җыеннары булмаганда, һәр ел берничәшәр ай шунда ял итәргә яраттым. Якыннарым, дусларым белән балачактагы аралашуны нык сагынам.

Әле безнең барлык туганнары­бызны Кадомавылда әниемнең ир туганы Фәрит абый кабул итә. Ул шу­лай ук Мәскәүдә гомер иткән, спорт белән җитди мавыккан, башкаланың җиңел атлетика бу­енча чемпионы булган.

Туган нигезебез бөтенләй таш­ланганга күрә, ул анардан ерак түгел йорт сатып алды һәм аны әкрен генә төзекләндерә бара, мунчасы, азбарда коесы да бар. Көннәр җылыта башлагач кайта һәм кар төшкәнче дияр­лек авылда яши. Ашамлыклар кирәк булса, Фәрит абый болын аша гына тиз арада Уразавылга кибеткә барып килә.

Бер төркем якташларыбыз тырышлыгы белән авылны зур трасса белән тоташтыручы юл да булдырылды. Чиксез рәхмәт үзләренә. Бәлки, шуннан соң Кадомавыл, чынлап та, җанланып китәр. Быел менә сигез йорт­ка шәһәрлеләр кайткан, сатып алырга теләүчеләр бар икән-леген дә ишеттем.

Күңел ачырга мөмкинлекләр булмаса да, иң мөһиме – биредә саф һава, матур табигать, авыл җиренә генә хас булган тынлык бар. Балачакта дусларым белән шау-гөр килгән тау битләрен, уй-калкулыкларын йөрергә яратам. Аллаһы кушса киләсе елга да матур авылыбызга кайтырга ты­рышырмын.

– Алина, әңгәмәң өчен рәхмәт. Форсаттан файдаланып, иртә-гә билгеләнеп үтеләчәк Физ­культурачылар көне белән котлыйм, уңышлар сиңа!

Илнар САДЕКОВ 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*