tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: Ата-ана бәхиллеген алган баланың бәхете була
Кадрия Идрисова: Ата-ана бәхиллеген алган баланың бәхете була

Кадрия Идрисова: Ата-ана бәхиллеген алган баланың бәхете була

«Без тарихта эзлебез» дигән республикакүләм иҗади-эзләнү конференциясенең «Ут эчендә татар кызлары» дип исемләнгән юнәлеше Сабада узды. Анда катнашучылар Иләбәр авылына да килде. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова әлеге авылда танышкан Зариповлар гаиләсе турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Кыйбласы сакланган гаилә белән таныштык. Оныклары әбиләренең исемен мәңгеләштерү эшендә йөгереп йөриләр икән, димәк, әби үзенә хөрмәт калдыра белгән. Чын ана, әби була белгән. Тәрбияне кирәк чакта ныклык белән дә бирә белгәндер, үзе дә яхшы үрнәк күрсәткәндер, дип уйлыйм. 6 ир-ат белән гомер иткән: 4 улы, ире, бабай. Кирәк вакытта йомшаклыгын да, катылыгын да күрсәтә белгән. Шуңа күрә, бүгенге көндә малайлары-киленнәре, оныклары да аны хөрмәтләп, тезелешеп тора, киленнәре аңа багышлап мөнәҗәт әйтә, оныклары шигырь чыгара.

Анасын хөрмәтләгән кешене Аллаһ Тәгалә дә хөрмәтләр, ди. Безнең халыкта «әнинең ризалыгын, бәхиллеген алып кал» диләр бит. Ата-ана бәхиллеген алган баланың бәхете була. Күп очракта бәхетне акчага кайтарып калдырырга яратабыз, ләкин ул акчага гына терәлмәгән», – ди ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*