Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадага бүлекчәсенең 25 еллыгында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да чыгыш ясады. Ул ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да милли үзаңлы булырга чакырды.
«Без Аллаһы биргән гомеребездә үзебездән соң җир йөзендә нәрсә булса да калдырырга бурычлы. Без инде иң беренче үрнәк әти-әни булырга, милләт кодын саклап калырга тиешбез. Милләт кодына нәрсә керә? Ул телдән, киемнәрдән, ашаудан һәм яшәеш-көнкүрешнең башка төр төп әйберләреннән тора. Аларны саный башласаң, исәпләп бетергесез. Булган милли кодларны саклап, югалганнарын кире кайтарырга омтылып яшәргә кирәк», – дип ассызыклады Кадрия Идрисова.