tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каенсар авылы тарихы барланды
Каенсар авылы тарихы барланды

Каенсар авылы тарихы барланды

Каенсар авылы тарихын яктырткан китапның презентациясе Арчада, “Казан арты” музеенда 5 июньдә тантаналы рәвештә үткәрелде. Китапның авторлары: тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республасының атказанган фән эшлеклесе Фәйзелхак Ислаев һәм аның тормыш иптәше Сания Ислаева.

Очрашуда төбәк тарихын өйрәнүчеләр, китапханәчеләр, авыл тарихы белән кызыксынучылар катнашты. Кунаклар арасында Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имамы, 3 томлык саллы “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабы авторы, Каенсар авылы метрика кенәгәләрен кириллица графикасына күчерүче Зыятдин Нәҗметдинов, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент, Кәче авылы тарихын язучы Фоат Закиров һәм башкалар бар иде.

Очрашуны Каенсар имамы Надир хәзрәт Гатауллин Корән Кәрим аятьләрын укып башлап җибәрде. Авыл тарихы өйрәнү тәҗрибесе һәм аның проблемалары турында фикер алышу җыр бәлән уралып барды. Каенсар авылында туып үскән, Сөмбелә Абдуллина сүзләренә Каенсар авылы җырының көен иҗат иткән үзешчән композитор Нәзир Фәхретдинов башкаруында  җыр ямь өстенә ямь өстәде. Очрашуны музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин алып барды.

Альберт Борһанов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*