tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каһарманнарыбызга дан
Каһарманнарыбызга дан

Каһарманнарыбызга дан

16 июльдә Сасмак авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары исемнәрен мәңгеләштергән стелла ачылды.

Сасмакта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бик күп еллар элек куелган һәйкәл бар иде. Дистәләрчә ел эчендә ул, аны күпме генә карап торсалар да, бик таушалган иде. Яңа һәйкәл койдыру бик чыгымлы эш, ә менә каһарманнарыбыз исемләп язылган стелла урнаштыру чыгымнары ягыннан күтәрмәслек түгел.

– Без бу карарны авыл җыелышында кабул иттек. Бер ай эчендә 13 тапкыр өмә ясалды. Мөмкинлеге бар кеше барысы да бик теләп катнашты, рәхмәт һәркайсына. Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Расил Корбанов белән авыл старостасы Илнар Әхәтовка аерым рәхмәт. Фидакарь хезмәтләре өчен аерым билгеләп китәсе кешеләр бар: Миндрахман Бәхтияров, Эльвир Фәсхетдинов, Ирек Әхмәтгалиев, Рафил Нәгыймов, Илгиз Нургалиев, Айнур Нигъмәтҗанов, Алмаз Кәримов, Илмир Әхәтов, Илдар Фәләхов. Кукмара эшмәкәрләре Нурфәт белән Венера Мөбарәкшиннар стелла алдына җәяр өчен бушка брусчатка бирделәр, зур рәхмәт, – диде  Сасмак авылында яшәүче Урта Шөн авыл җирлеге думасы депутаты, ветераннар оешмасы җитәкчесе, шәхси эшмәкәр һәм бар эшләрдә башлап йөрүче  ханым Зөләйха Рәхимулла кызы Сәүбанова.

– Урта Шөн җирлегенә кергән өч авылда да Бөек Ватан сугышына багышланган истәлек һәйкәлләрен барысын да яңартырга күптән кирәк иде инде. Бу бездә генә түгел, бар авылларда да шулай дияр идем. Бүген төбәкләрдә авылдашлары исемнәре язылган стеллалар урнаштыруны кулайрак дип табалар, бу дөрес  тә. Быел без Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үттек, буыннар алмашы нәтиҗәсендә Ватан иреге өчен һәлак булганнар исеме онытылырга тиеш түгел, оныкларының оныклары да алар белән горурлансын. Киров өлкәсе кануннар чыгару җыелышы депутаты, “Молот-Оружие” ҖЧҖ генераль директоры, “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешма рәисе Равил Рамил улы Нургалеев ярдәме белән һәйкәл яңартырга акча бүленеп бирелде, эшләвен авыл халкы үзе башкарды. Ирләр өстендә иң авыр эш булса, җыештыру, аннан соң мемориаль янына чәчәкләр утыртуны хатын-кызлар башкарды, – диде Урта Шөн авыл администрациясе башлыгы Рәмзия Гомәр кызы Камалетдинова. – Илебез өчен үзләрен аямый сугыш кырында һәлак булганнарны без беркайчан да онытырга тиеш түгел.

Сасмак авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары исемнәрен мәңгеләштергән стелланың тантаналы ачылышында Нократ Аланы районы хаки- мияте башлыгы Виктория Валерьевна Пелевина да бар иде. Ул бу эштә катнашкан бар кешегә рәхмәт белдерде.

Авыл халкын җыйган бәйрәмчә зур чарага район ветераннар оешмасы җитәкчесе Татьяна Васильевна Шахмаева да килгән иде, ул Сасмак авылы кешеләренең бердәмлегенә сокланам диде.

Быел урта мәктәп тәмамлаган Булат Корбанов яшьләр исеменнән җавап сүзен тотты. Ул  бабаларыбыз яулаган Бөек Җиңү исеменә тап төшермәбез дип белдерде.

Тантана барышында Урта Шөн мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алып баруны исә Зөләйха ханым Сәүбанова белән Урта Шөн мәктәбе укытучысы, “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” тармагы булган Сасмак авылы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлназ ханым Корбанова үз өстенә алдылар.

Сасмак авылы зур түгел, бүген анда бары тик 300-дән бераз гына артык кеше яши. Сугышка исә 269 кеше киткән булган, шуларның бары тик 128е генә кире әйләнеп кайткан.

Каһарманнарыбызга дан!

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*