Татар сәхнәсен яңа җырлар белән баету максатыннан «Калеб» яңа буын җыены җыр лабораториясен башлап җибәрә. Май – октябрь аралыгында узачак лаборатория кысаларында композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар яңа җырлар иҗат итәчәк.
Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрь аенда – концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк.