tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каләм ияләре киңәш тотты
Каләм ияләре киңәш тотты

Каләм ияләре киңәш тотты

9-11 октябрь көннәрендә мәркәзебез Казанда Бөтендөнья татар кон­грессы һәм “Татмедиа” Республика матбу­гат һәм масса-күләм коммуникацияләр агент­лыгы оештыруында VII Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Бу мөһим чарада Россиянең 18 төбәгеннән 48 мөхәррир һәм жур­налист, радио һәм теле­видение вәкилләре, шул исәптә без дә катнаштык.

Түгәрәк өстәл

Форумны БТКның мәгълүмат хезмәте һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ачып җибәрде һәм тәбрикләү өчен сүзне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка тапшырды. Ул делегатларны Татарстан Рес- публикасы Премьер-министры урынбасары, БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. “Әлеге җыенның төп максаты – конгресс канаты астында эшләп килүче масса-күләм мәгълүмат чара­ларын туплау. Сез – шуларның вәкилләре, әгъзалары, һәрдаим андагы татар тормышын яктыр­тучылар. Без сезнең турында “таяныч һәм терәк” дип әйтәбез”. Сезнең белән эшне алып бара торган, Татарстан белән бәйле булган аерым рәсми оешмалар да биредә”, – дип мөрәҗәгать итте форум кунакларына Данис Фәнисович.

Форумның эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Та­тарстан – Яңа гасыр” теле­радиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан журна­листлар берлеге рәисе Илшат Әминов та катнашты һәм үз чыгышында әлеге очрашуның кирәкле булуын билгеләп үтте. «8 октябрьдә “ТНВ” телерадиокомпаниясендә Та­тарстан Рәисе Рөстәм Миң- неханов белән очрашу булды, ул виртуаль студия ачылы­шында катнашты. Аннан тыш та сөйләшү булды. “Дөньялар тиз, сез акрын үзгәрәсез, сез дә үзгәрергә тиеш”, – диде ул. Татар журналистикасының киләчәге турында да сүз бул­ды. Рөстәм Нургалиевич яңа таләп буенча эшли торган медиаүзәкнең концепциясен булдырырга йөкләде”, – дигән хәбәрне җиткерде Илшат Юну­сович төбәк журналистларына.

Түгәрәк өстәл форматында үткән чара барышында реги­оннардан килгән делегатлар үз эшчәнлекләре белән та­ныштырдылар, борчыган про­блемалары, почта хезмәтенең үз вазифаларын төгәл үтәмәү, татар телендә укый-яза белүче өлкән буынның бакыйлык­ка күчә баруы сәбәпле тираж туплауның кыенлашуы турында сөйләделәр, аны хәл итү юлла­ры, альтернатив язылу хакында фикер алыштылар.

Россия төбәкләрендә татар масса-күләм мәгълүмат ча­ралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов чит төбәкләрдә чыгып килүче газета-журналларга анализ яса­ды. Рәсми котлаулар, Татар­стан Рәисе булган регионнарда­гы чараларны, Татарстан белән бәйле башкаларын яктырту, татар конгрессы атна саен юл­лаган хәбәрләрне бастырып ба­рудан чыгып билгеләнгән соңгы өч квартал нәтиҗәләре буенча “Туган як”ыбызның эшчәнлеген, гомумән, конгресс белән ак­тив хезмәттәшлеген иң югары 15 балл белән бәяләү – безнең өчен зур горурлык булды.

Каләм ияләре җыенының беренче көне татар телен, мәдәниятен саклауга һәм мат­бугатны үстерүгә зур өлеш керткән кайбер татар журна­листларын бүләкләү белән тәмамланды. Аның кысала­рында безнең хезмәттәшебез Наилә Жиһаншина да Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Казан арты – Әтнә төбәге

Программада каралганча, фо- румның икенче көнендә Татар­стан Республикасының Әтнә районына юл тоттык. Әлеге эш­лекле сәфәр БТК тарафыннан игълан ителгән “Шәхесләр елы” кысаларында оештырылды.

Кунакларны район чигендә милли киемнәрдән гармун моңнары һәм чәкчәк белән җылы каршы алгач, Әтнә төбәге белән танышу бөек мәгърифәтче, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең ту­ган авылы Ябынчыдан баш­ланды. Бүгенге көндә биредә ул яшәгән нигезне чама белән билгеләп, фундамент салган­нар, аны тимер киртә белән уратканнар, күренекле шәхес- нең исемен мәңгеләштереп таш куйганнар. Бу нигездән ерак түгел “Муллалар кое­сы” торгызылган. Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа авы­лы урта мәктәбендә эшләп килгән галимнең музеенда булдык. Монда үзенчәлекле экспозицияләр саклана, хәз- рәтнең туган ягындагы тор­мышын, Бохарада укыган чо­рын чагылдырган әйберләрне күрергә мөмкин.

Алга таба сәяхәтебезне дәвам итеп, Күлле Киме авылындагы төп мәктәп бинасында урнашкан танылган татар шагыйре Сибгат Хәким музее белән дә таныш­тык. Артык зур булмаган, әмма экспонатларга бай музей буен­ча экскурсияне аның җитәкче- се шагыйрьнең әсәрләреннән шигъри өзекләр укып бик матур итеп алып барды.

Әтнә җирлегенең Түбән Бә- рәскә авылында иң борынгы таш мәчет сакланган, архитек­турасы буенча ул Казандагы әл-Мәрҗани мәчетен хәтерләтә. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән бе­ренче таш мәчет ул. Әлеге ике катлы, зур, мәһабәт таш мәчетне шушы авылның атак- лы сәүдәгәре Ибраһим Бор­наев, Әби патшадан рөхсәт алып, 1769 елда үз хисабына салдырган булган. Кызганычка каршы, 1930 елда мәчет ябыл­ган һәм 2010 елга хәтле клуб булып хезмәт иткән. Берничә ел төзекләндерелгәннән соң, 2020 елда яңадан ачылган. Искиткеч җылылык, яктылык бөркелеп торган шушы иман йортында бу­лып, аның беренче катында ур­нашкан музей белән танышып, халкыбызның чал тарихына ка­гылдык.

Тарихи сәхифәләргә бай, та- бигатьнең гаҗәеп гүзәл төбәгенә урнашкан, милләтебезнең олуг шәхесләре тирән эз калдырган Әтнә ягына сәфәребез район үзәге Олы Әтнә мәдәният йор­тында матур концерт програм­масы белән тәмамланды.

Без – җиңүчеләр сафында

Өченче көнгә туры килгән форумның йомгаклау утыры- шы “Татмедиа” Республика матбугат һәм масса-күләм ком- муникацияләр агентлыгының конференцияләр залында узды. Форумның ябылу тантанасында Данис Шакиров, Илшат Әминов белән беррәттән, “Татмедиа” ак­ционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты һәм яңалыгы белән уртаклашты. “Безнең онлайн медиамәктәп эшли. Без анда “Татмедиа” хезмәткәрләрен он­лайн рәвештә укытабыз. Иң за­манча платформада өйрәтәбез. Киләсе елга сезгә дә бу плат­формада уку мөмкинлеген ачарбыз. Текстлар язу, интер­нетта, социаль челтәрдә эшләү буенча укулар, танылган жур­налистлар Рәмис Латыйпов, Радик Сабировның курслары булачак. Сезгә үз җирлегегездә була торып, онлайн уку өчен махсус мөмкинлекләр булачак. Журналистиканың төп нигезе – белем”, – дип белдерде Шәмил Мөхәммәтович.

Татарның бөек шәхесләрен барлау максатыннан үткәрелгән форумның соңгы көнендә кайбер журналистлар үз төбәкләреннән чыккан күренекле кешеләр ту­рында чыгышлар да тәкъдим итте. Ахырда Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журнал­лар, радио һәм телевидениеләр өчен оештырылган II “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы нәти- җәләре игълан ителде. 9 реги­оннан килгән 30га якын эш кат­нашкан бәйгедә безнең “Туган як” газетасы редакциясе “Үрнәк гаилә” номинациясендә җиңү яу­лап, Дипломга лаек булды.

Өч көнгә сузылган форумнан илһам алып, файдалы мәгъ- лүмат туплап, тәҗрибә уртак- лашып кайттык. Әлеге җылы, эшлекле очрашуны оештыру­чыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Исән-имин булып, киләсе елларда да күрешергә насыйп булсын иде.

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

Илнар Садеков фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*