Калфак чигәм ука җепләр белән,
Каеп- каеп бизәк төшерәм.
Хыялымда йөрткән сәйләннәрне
Бүген калфагыма күчерәм.Бар да күрсен, урамнардан үтим,
Карап калсын күпләр аптырап.
Тик сәхнәдә калган калфакларның
Киләчәге булсын яктырак.Тарихларда калып барган җәүһәр
Озак еллар өзде үзәкне.
Урамнардан узыйм горур атлап-
Җаным минем милли бизәкле.Күрсәтегез, кайсы кибетләрдә
Матурырак бар ул, бар тагын.
Я, әйтегез, нинди киемнәргә
Тиңдәш булыр татар калфагы?Сөенечем сәйләннәргә тезеп,
Бизим, чигәм бәхет эчендә.
Нурын чәчсен, сафлыгын өләшсен-
Калфагым да күңелем төсендә.Урамнарга чыктым, явар миңа
Төрле фикер, караш салкыны.
Күпләр әйтер – ничек матур була
Ак калфаклы татар хатыны!
Фәнзия Максютова,
Башкортстан, Борай районы, Борай авылы.