Карадуванда (Татарстанның Балтач районы) Әниләр көне бәйрәмендә 4-7 яшьлек кыз балалары әниләре белән берлектә балалар өчен тегелгән калфакларны бизәделәр һәм әниләр үзләренең назлы, матур, йомшак сүзләре белән балаларга калфакларны бик сөенеп киерттеләр.
Хәзер безнең бакча сабыйлары калфак-түбәтәйдән йөриләр. Ә бакча тәрбиячеләребез үзләренә махсус күлмәкләр белән калфаклар тектерттеләр. (Тегүчебез үзебезнең бакча хезмәткәре Булатова А.Ш.)
Бәйрәм барышында җирлегебездәге “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Зиятдинова Фирая калфакларның тарихын һәм хатын-кыз өчен әһәмите хакында сөйләде.
Шулай итеп, тәрбиячеләр халкыбызның милли киемнәренә балаларда мәхәббәт, сакчыл караш тәрбиялиләр.